События

Туган ягымда сабантуйлар гөрли 22.06.2019

Туган ягымда сабантуйлар гөрли

Сабан туе – хезмәт туе. Ул ел саен сабан беткәч, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Һәр авылның, эшләрен тәмамлагач, үз сабан туен үткәрергә хакы бар. Иске Чүриле авыл җирлегендә өч авылга бер сабан туе үткәрелде инде. Ләкин ел саен үзендә сабантуй бәйрәмен үткәрергә гадәтләнгән Штерә халкы моның белән генә чикләнеп калмады. 16 июнь көнне Штерәдә “Авыл җыены” үтте. Бу җыен халык тарафыннан соралды. Халыктан бүләкләр, акча җыелды. Галиәхмәтов Фаил абый батырга дигән тәкәне бүләк итте. Җыенны оештыруда Газизов Марат, Камалов Рафис һәм Фәнисләр  авыл халкына ярдәм иттеләр.

Җыенга Казаннан артистлар да чакырылган иде. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.Үзебезнең һәвәскәр җырчыларыбыз да чыгыш ясады, авылыбыздан чыккан шагыйрә Нурсия Апанаева авыл халкына багышланган шигырен укыды. Ат чабышы, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш, көрәш, авызга йомырка кабып йөгерү һ.б. уеннардан тыш мотоблок ярышы да үткәрелде.  Уеннарда Штерә халкы гына түгел, башка авыллардан килгән балалар да, өлкәннәр дә да катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте. Җыенга килгән һәр кеше канәгать калды. Һавада йөзгән кара болытлар да авылны читләтеп уттеләр. Шушы бәйрәмне үткәрүгә үзеннән өлеш керткән барлык авылдашларыма рәхмәтемне рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бердәмлегең өчен рәхмәт сиңа, халкым!

Абдуллина Гөлнур

http://arskmedia.ru/2019/06/19/tugan-yagyimda-sabantuylar-g-rli/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение