Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Тормышның кадерен белергә кирәк
Ташкичүдә яшәүче Гөлсания апа Сафиуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте. Районның халыкны яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Гөлсания апа да сугыш чоры балаларына хас булганча авырлыкларын да, ачлык-ялангачлыкларын да кичергән, әле сөякләре дә ныгып бетмәгән бала булса да, ирләр белән беррәттән эшләгән.
– Биш сыйныф тәмамладым. Колхозда эшләдем. Үгез белән салам тарттырганны әле дә онытмыйм. Миннән ике яшькә олы егет белән. Шулкадәр арганмын, тыкрыкта утырганмын да йоклап киткәнмен. Әни эзләргә чыккач табып алган, – дип сөйли ул. – Әти сугыштан яраланып кайтты да 1944 елда вафат булды. Әнине 1957 елда җирләдек. Без дүрт бала үстек. Араларында хәзер бер мин исән.
Голсания апаның хезмәт кенәгәсендә язма күп түгел. Бер ел Бөгелмәдә эшләп кайтканнан соң ул Яңа Кенәрдәге яшелчә киптерү заводына урнаша. Шуннан лаеклы ялга да чыга.
– Әни Кенәргә кадәр җәяү йөреп өч смена эшләде. Кайвакыт күрми дә кала идем. Өйдәге эш миңа эләкте, – ди кызы Мөхтәрәмә.
Хәзер Мөхтәрәмә ире Валерий Семенович белән әнисе янында яши, Казанга йөреп эшли. Ул киткән вакытта каршы йортта гына яшәгән туганы Рәҗәп күз-колак булып, ярдәм итеп тора.
– Әни әле дә тик тормый. Аңа һаман йөрергә булсын. Тик күзләре начар күрә, – диде Мөхтәрәмә. – Җитез, булган кеше ул. Барына да өлгерә иде. Җәй җиттеме, авылга туганнарының балалары кайта. Аларга да вакыт таба.
90 яшьлек юбилеена да якын итеп туганнары килгән иде. “Тормыш хәзер бик рәхәт. Аллага шөкер, ни телисең, шул бар. Кадерен генә белергә кирәк”, – ди Гөлсания апа.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2019/06/24/tormyishnyi-kaderen-belerga-kirak/