События

Кирәкле кеше – бәхетле кеше 05.07.2019

Кирәкле кеше – бәхетле кеше

Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Курсалар, Масралар Арчага Корайван авылы аша йөри иде. Авылның нык чагы, урам тулы бала-чага, өлкәнрәкләр клуб, кибет янында. Берзаман таудан карага буялган көймәле чанага җигелгән кара айгыр менеп Күпербаш ягына үтеп китте. “Иске Масраның Мөдәрис бу, – диделәр аны белгәннәр. – Зоотехник булып эшли”.

Мөдәрис Нәбиевич белән ярты гасырга якын таныш икәнбез. Соңгарак ул Фрунзе исемендәге колхозда партком секретаре, рәис урынбасары, “Заветы Ильича” (Иске Чүриле), “Авангард” колхозларында рәис булып эшләде. Тора-бара күршеләр дә булып киттек әле.

Җай килгәндә кара айгыр турында исенә төшердем: “Шәп айгыр иде ул, күпме сабантуйларда беренче килде. Андый буяулы кошевка тирә-юньдә Корайванның Наил абый белән миндә генә иде”.

Безнең аның белән очрашканда искә алып сөйләрлек вакыйгалар бетәрлек түгел. “Заветы Ильича” колхозыннан тәнкыйть белән бер язма бастырган идем. Андый чакта “койрыкны кысыбрак” йөрисең. Телефон шалтырый, теге башта Мөдәрис Нәбиевич: “Халыкны җыйдым да, син язганнарны укып чыгып кайберәүләрнең кирәген бирдем әле”, – димәсенме бу! Редакциядә күпме эшләп тәнкыйть өчен рәхмәт әйткән башка җитәкчене күреп булмады һәм булмас та инде, чөнки хәзерге җитәкчеләрнең серкәләре бигрәкләр дә су күтәрми.

Бик авыр хуҗалык эләккән иде шул аңа. “1983 елның 17 ноябре иде, – дип искә ала ул. – Ул чакта колхоз рәисләрен КПСС өлкә комитетында раслыйлар. Авыл хуҗалыгы буенча секретарь Минтимер Шәймиев: “Төзергә яратасыңмы?” – дип сорады. “Партком секретаре булганда рәис урынбасары да идем, төзелешләр белән дә шөгыльләнергә туры килде”, – дидем.

Минтимер Шәрипович секретариатны җыйды. “Бу егет соңгы ун елда Чүриле дигән салам түбәле, эшләргә кешесе булмаган авылның ундүртенче  председателе. Мин анда студент вакытта бәрәңге чүпләдем. Контрольдә тотармын, кирәк булганда миңа чык”, – диде.

– Чыгарга туры килдеме соң?

– Килде. Булмаган гаепләрне тагарга  маташтылар, биш тапкыр суд тордым, утыртасылары бик килде. Ахыргы чиктә чын хәлне Минтимер Шәриповичка барып сөйләдем, шуннан соң туктадылар. Минтимер Шәрипович Арча якларына килгәндә кермичә калмый иде.

– Хуҗалык әле дә сез төзеткәннәр белән яши, дип беләм.

– 1991, 2001 елларда – Татарстан, 2001 елда Россия семинарлары бездә узды. 70тән артык йорт кына төзедек.

Мөдәрис Нәбиевич – үз фикерен күзгә карап әйтә торган кеше. Усал үткән киңәшмәләрдә башкалар баш иеп утырганда да ул дәшми калмый иде. “Телем минем дустым, телем минем дошманым”, – диләр бит. Колхоздан алып “16нчы ПМК”га директор итеп куйдылар. Анда озак эшләмәде, Кәчегә колхоз рәисе итеп төшерделәр. Анда да җиң сызганып төзелешләр алып барды, колхозларны бетерү сәясәте башлангач, берүзе диярлек колхозны саклап калырга маташты. Ул елларда мин: “Мөдәрис Нәбиевич яраланган җәнлекне хәтерләтә, яклаучы юк”, – дип язган идем.

Гадәттә җитәкчеләр үзләре эшләгән урыннан ераккарак качалар. Чөнки эшләре дөрес булмаган, халыктан шүрлиләр. Ә Мөдәрис Нәбиевич хатыны Наилә белән Иске Чүриледә кибет, кондитер цехы, кафе ачып рәхәтләнеп эшләп яталар, хөрмәт итәләр үзләрен.

– 1989–90 елларда “Заветы Ильича” колхозы терлекләрне кышлату буенча беренче урынны алды, ике автокран белән бүләкләделәр, – дип тулыландыра ул истәлекләрен. – Берсен “Ракета” колхозына биреп симәнә бәрәңгесе алдык, берсе үзебездә калды.

Мөдәрис Нәбиевичка әле һич тә җиде дистәне тутырган, димәссең. Гел хәрәкәттә, кешеләр арасында ул. Кирәкле кеше – бәхетле кеше.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2019/06/28/kirakle-keshe-bahetle-keshe/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение