Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Онытылмаслык очрашу
Күңелләрне җилкетеп, дәрескә чакырып бирелгән кыңгырау чыңнары бик күп еллар үтеп артта калса да, мәктәп еллары һаман сагындырып тора. Сеҗе урта мәктәбен (хәзерге вакытта Сеҗе төп гомумбелем мәктәбе) моннан 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар шушы көннәрдә очрашуга җыелдык.
…Туган мәктәбебез каршысына шактый машиналар килеп туктаган булып чыкты. Бер төркем сыйныфташлар инде очрашуның беренче татлы мизгелләрен кичереп өлгергән. Шау-гөр килешә башлаган бер төркем сыйныфташларыбыз янына очрашуга бүген иртән генә Казаннан кайтып төшкән авылдаш сыйныфташларым Фәсия Закирова (Заһриева) һәм Фәргать Җәләлиев белән бергә килеп кушылдык. Күңелдәге дулкынлануны һич тә тыеп, туктатып булыр кебек түгел…
Сеҗе урта мәктәбенең дүртенче сыйныфын тәмамлагач, Казанга күчеп китәргә туры килде миңа. Халык ихтирамына лаек булган әнием Равия күрше Сикертән авылында медпункт мөдире булып эшли иде ул вакытта. Шушы медпунктка Сикертән авылыннан тыш Казаклар, Гөберчәк, Чөмә-Елга авыллары да карый иде. Сеҗе мәктәбенең мин укып киткән сыйныфына тугызынчы сыйныфка килеп кушылган яшьтәшләр дә шушы авыллардан. Моннан ике ай элек кенә Дамир сыйныфташыбыз барыбызны диярлек бергә ватсапка теркәгән иде. Аралашасы килгәннәргә ватсаплары булмаучыларның телефон номерларын да теркәдек. Тугызынчыга килеп кушылган яшьтәшләр әле дә әниемне хәтерлиләр. Ватсапта аралаша башлагач та беренче көннән үк, мине күреп белмәсәләр дә, бик зур рәхмәт, бергә укыган классташлары кебек кабул иттеләр.
Мәктәп каршысында классташлар белән искиткеч тәэсирләнеп, бераз гаҗәпләнеп торып та күрештек. Бер-беребезгә карашып туктап калабыз да, син кем әле диеп, гаҗәп катыш елмаешабыз. Кайберәүләрнең укып бетергәннән бирле очрашканнары, мәктәпкә кергәннәре булмаган икән. Мәктәпнең класс бүлмәләрен карап, күреп чыктык. Кайбер истәлекләр белән уртаклаштык.
Арча районының Сеҗе мәктәбе республика күләмендә киң танылган, иң элгәре ачылган данлыклы мәктәпләрнең берсе булып санала. Шушы мәктәптән күренекле дүрт язучы: хикәя, повесть, романнары белән, шулай ук галим, педагог, журналист буларак та киң танылган прозаиклар Тәбриз Мөбарәков, Гөлчәчәк Галиева, Вакыйф Нуриев һәм шагыйрь, прозаик, публицист, җәлилче-галим, педагог Хәнәфи Бәдигый чыккан. Сеҗе мәктәбе ел саен төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирешеп килә. Укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә дә бик актив алар. Язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар да еш була биредә. Соңгы елларда шундый ике очрашуда үземә дә катнашырга туры килгәне булды. Берсе – шагыйрь, галим, мөгаллим, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Хәнәфи Бәдигый, икенчесе балалар шагыйрәсе, ”Бәллүр каләм” иясе, А. Алиш исемендәге премия лауреаты Йолдыз Шәрапова белән булган очрашу. Бик матур, җылы узган иде ул очрашулар.
Без укыган иске агач мәктәп тарих битләренә язылырга гына калган инде: сүткәннәр аны. Классташларым унынчы сыйныфта гына булса да күчеп, укуларын яңа, заманча җиһазланган мәктәптә тәмамлаган. Шулай да иске мәктәп тирәләрен, спорт мәйданчыкларын карап йөреп, күңелләрдәге хатирәләрне яңарттык, фоторәсемнәргә төштек.
Очрашуыбызның дәвамы район үзәге булган Арчада дәвам итте. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә урнашкан, быел ачылуына 20 ел тулачак “Әлифба” музееннан башладык без аны. Татар мәгарифенең якты йолдызлары, барыбызның да беренче китабы булган “Әлифба”ның авторлары Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вәгыйзовның авыр язмышлар аша үтүләрен әлегә кадәр күпләребез белми дә идек. Ихтирамга лаек олуг бу ике галимгә ятимлек ачысын да, язмыш сынауларын да узарга туры килгән… Күп көч, тырышлык куеп төзелгән “Әлифба” 1965 нче елда укучылар кулына килеп ирешә. “Әлифба” Мәгариф министрлыгы уздырган дәреслекләр бәйгесендә II урынга лаек була (беренче урын беркемгә дә бирелми), ә иң яхшы китапка уздырылган Бөтенроссия бәйгесендә аның авторлары диплом белән бүләкләнә. 1965 нче елдан башлап 42 тапкыр басылып чыккан ул. “Әлифба” китабына тиңләшерлек башка уникаль дәреслек әлегә юк дип әйтү дә дөреслеккә туры килә. Бүгенге көндә музей директоры булып эшләүче сыйныфташыбыз Дамир Гыйлемшәех улы Таҗиев күп еллар мәгариф, мәдәният- агарту өлкәсендә хезмәт куйды. Зур зәвык белән эшләнгән стендлар, кызыклы экспонатлар, “Әлифба”ны төзүче авторларның шәхси әйберләре һәм киемнәре дә куелган залларын күрсәтеп, бай эчтәлекле экскурсия ясады ул безгә. Үзебез өчен бик күп яңалыклар алдык әлеге музейдан.
Очрашуыбызның төп аралашу өлеше Арчаның үзәгендә урнашкан, Казанның 1000 еллыгы исемендәге кафеда хәләл ризыклар белән чәй өстәле янында узды. Башта бергәләп җәмәгать намазы укыдык. Сыйныфташларыбыз арасында бүгенге көндә хаҗ гамәлен үтәүчеләр, дини белемнәрен төрле мәчет- мәдрәсәләрдә, уку йортларында дәвам итүчеләрнең дә булуы шатландыра. Өстәл янына утыргач, очрашуыбызны догалар укып, вафат булган укытучыларыбыз, классташларыбыз рухына дога кылып башлап җибәрдек. Әлеге кафеның хуҗасы Марсель Мингалим улы Хәлилов заманында безнең ул вакыттагы «Коммунист» күмәк хуҗалыгында 5 ел рәис булып эшләп киткән мактаулы җитәкче. Бүгенге көндә үзенең бизнесын да булдырган, ихтирамга лаеклы шәхес. Бик нык сагынып, аеруча бер горурлык, ярату хисләре белән шушы хуҗалыкта эшләгән елларын искә алды ул. Күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган елларында төрле хәлләр белән дә очрашырга туры килгән аңа. Очрашуга килгән классташларымның әти-әниләрен, туганнарын фамилияләп кенә түгел, исемләп тә хәтерендә бүгенгәчә саклаган. Тумышы белән Кәче авылыннан ул. Заманында күп бүләкләр откан оста көрәшче дә. Бер бәйгедә каты имгәнеп, көрәшне калдырырга да туры килгән үзенә. Мөрәле, Сеҗе, Ташкич якларын, шушы якның эшсөяр кешеләрен бик сагынып, яратып сөйләвеннән гади хезмәт кешесенә хөрмәте сизелеп тора. Марсель абыйның үзен дә бик юксынып искә алалар шул тирә-як авыл кешеләре. Халыкны печән әзерләүнең искиткеч авыр мәшәкатеннән коткарган, халыкка процентка печән бирә башлаган беренче җитәкче бит ул! Кафедагы берсеннән-берсе тәмле, татлы, затлы хәләл тәм-томнарны, ризыкларны булдыру Марсель Мингалим улының булдыклылыгын күрсәтеп тора. Без аңа, ризыкларны әзерләгән пешекчеләргә рәхмәтләребезне белдереп, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләдек.
Очрашуның беренче минутларыннан башланган күңел күтәренкелеге очрашу ахырына кадәр сүрелмәде, киресенчә, арта гына барды. Барыбыз да тормышта үз урыннарын тапкан, беркем дә югалып калмаган. Үзгәртеп кору елларында тормышның авырлыгы күбесенчә ирләр җилкәсенә төште. Нишлисең, зарланып утыру килешми, гаиләне тотарга, эшне дә алып барырга кирәк. Тормыш авырлыкларына сынмыйча, һәркайсы йорт- җирен булдырган, балаларын укытып кеше иткән. Сыйныфташыбыз Радил мәктәп елларында шуклыгы белән аерылып торса да, хәзер барыбыз да аңа карата соклану хисләре кичердек. Очрашуыбызны башыннан ахырына кадәр үзенең мәгънәле, тәэсирле вәгазьләре белән тулылындырып торды ул. Радилның дүрт яшеннән әнисез калып үсүен, бәлки, белмәүчеләр дә булгандыр. Мәктәп елларында үзе белән булган кызыклы хәлләрне дә искә алып сөйләде ул. Классташлар да күбрәк аның шуклыгын, шаянлыгын искә алдылар. Бизнеска кереп китеп, тормышын матур гына көйләп алып баруын, хаҗда булуын да ишетеп, барыбыз да аның өчен сөендек. Гомумән, кайсы гына өлкәдә хезмәт куйсалар да, сыйныфташларыбыз югалып калмаган, үз эшләрен намус белән башкарган. Араларында төрле заводларда эшләүче эшчеләр, хисапчылар, сәүдә өлкәсендә , мәдәният- агарту, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар да бар. Мөхәммәт, Айрат, Әнәс, Илшат, Флёра туган ягыбызда яшәүләрен, шунда хезмәт куюларын тыйнак итеп кенә, горурлык хисләре белән сөйләделәр. Туган якка сукмаклар өзелми. Төп нигезне бетермәскә тырышып, җәйләрен кайтып шунда үткәрүчеләр дә бар.
Мәктәп еллары – кеше тормышының кабатланмас матур бер мизгеле. Онытылмас шатлыклары, күңелле истәлекләре белән ул еллар һәркемнең хәтерендә саклана. Бүгенге очрашуга да мәктәп елларын, безгә тәрбия һәм белем биргән укытучыларыбызны, дусларыбызны сагынып килдек. Без — совет чорындагы мәктәп тәрбиясен алган буын. Дини тәрбия тыелган заманда укыган булсак та, хәзер инде күпләребез, шөкер, дин юлында. Күңелебезгә җан азыгы биргән вәгазьләрне сөйләгән Сәридә, Дамир классташыбызга да рәхмәтләребезне җиткердек. Тыйнак, җиңел юмор катыш матур итеп саф татарча сөйләгән сыйныфташларны күреп, сөенеп туя алмадык. Балаларына, оныкларына да шундый милли тәрбия бирүләрен ишетеп тә шатландык. Үзем классташларыма соңгы елларда язган берничә шигыремне укыдым. Чыннан да, бер-беребезгә нык ихтирам, ягымлы караш, үз дәрәҗәңне тоеп матур итеп аралашу күрдек без бу көнне. Классташыбыз Илгиз Сибгатов: “ 40 ел аз гына гомер түгел. Ә барысы да кичә генә булган кебек. Мәктәпкә кереп тагын бер генә ел укысак та, күңелле булыр иде дә, тик бу булмый шул инде. Һәрберебезнең күзләребезгә карап, матур, онытылмаслык очрашу мөмкинлеге булдырган, башыннан ахырына кадәр очрашуыбызны оештыруда зур осталык күрсәткән Дамир классташыбызга рәхмәт әйтми булмый,” – диде. Аның: “Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, тагын да очрашырга язсын иде”,- дигән матур теләгенә барыбыз да бердәм кушылдык. Очрашуга килгән һәм төрле сәбәпләр белән килә алмаган классташларыбыз белән элемтәләребез киләчәктә дә өзелмәсен иде дип теләдек.
… “Ничек булыр очрашуыбыз? Күңелләрдә нинди хис-тойгылар уятыр, нинди эзләр калдырыр икән ул? Ирешкән дәрәҗәләрне, байлыкларны санап үтү, мактанышуларга гына кайтып калган гади очрашу булмасмы? “ дигән уйлар да булган. Очрашу мондый уйларыбызның урынсыз булуын күрсәтте. Онытылмаслык, күңелләребезгә рухи азык биргән очрашу булды ул.
Альмира Зәйнуллина.
Арча районы, Сеҗе авылы.
http://arskmedia.ru/2019/07/02/onyityilmaslyik-ochrashu/