Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Минутлап санар чаклар
Ашытбаштан күптәнге танышыбыз Рәис Шәкүров шалтырата: “Көне түгел, сәгате дә кадерле” дип язгансың. Быел сәгате генә түгел, минуты да кадерле булачак. 1978 елга охшап тора бу җәй. Минем фаразлар буенча августта — 5-6, сентябрьдә 10 көн аяз булачак. Ә менә октябрьдә 22 көн бик яхшы һава көтелә”.
Монда бәхәсләшүдә мәгънә юк. Вакыт күрсәтер, әмма халык синоптигының кисәтүен колакның бер очына киртләп куярга кирәк.
— Һава торышы августныкы түгел, ә характеры буенча — сентябрьнеке, — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбәдә үткән киңәшмәдә. — Һәм сентябрь урагының нинди булуын күпләр белә.
Министр 1978 ел урагының нинди булганлыгын искә төшерде. Бүген дымлылык югары дип уракка төшми тору соңрак зуррак югалтуларга китерергә мөмкин. Ашлыкны киптерү, билгеле, өстәмә чыгымнар сорый, экономия ясыйм дип, үстерелгән икмәкне югалтырга юл куярга ярамый.
Үзләренең киптерү агрегатлары булмаганнарга элеваторлар ярдәмгә килергә әзер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов әйтүенчә, безнең район хуҗалыклары тәүлеккә 3 мең тонна ашлык киптерә ала. Элеватор — 2 мең тонна. Әмма безнекеләргә йоклап йөрмәскә кирәк — Арча элеваторына инде Яңа Чишмә районыннан кадәр китерәләр икән ашлыкны.
Районда 9 хуҗалык урып-җыю эшләренә кереште. “Казанка” хуҗалыгы 22 процент мәйданда игеннәрне суктырды. Бер гектардан уртача уңыш 32 центнер.
Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә басуларда комбайннар гөрелтесе көчәеп алды. “Игенче” ширкәтендә 10 комбайн көзге бодай сукты. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 8, “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Яңарыш”та — 6шар, “Северный” ширкәтендә 5 комбайн эшләде.
Мин бу юлларны язганда, иртәдән тоташ яңгыр коя. 1978 елда яздан кар төшкәнче яңгыр яуды. Бар нәрсә дә уңды, әмма җыеп алып булмады. “Искра”, “Игенче” колхозлары гына ноябрь бураннарында зур югалтулар белән уракны тәмамлый алдылар. Башка хуҗалыклар, 1979 ел язында күпмедер ашлык суктырып маташтылар, әмма ул терлекләргә ашатырга да ярамады. Өстәвенә, 1978 елның июлендә ураган, декабрь ахырында 50 градуска җиткән салкыннар булды.
— Без быел урып-җыюга соңрак керештек һәм һава шарты да урып-җыюныкы түгел. Фаразлар да бик хәвефле, — диде Марат Әхмәтов. — Комбайн үзе хәрәкәт итә алганда, бернигә дә карамый, урып-җыюны дәвам итәргә кирәк. Һәрхәлдә, иртәрәк урып-җыйганда, югалтулар 78 елның кар астындагы урагыннан күпкә ким булачак.
http://arskmedia.ru/2019/08/08/minutlap-sanar-chaklar/