|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
28.11.2015
Урта Бирәзә авылында әниләрне хөрмәтләделәр.
Кичә Урта Бирәзә мәдәният йортында «Ана-бөек исем» исеме астында авыл яшьләре һәм башлангыч мәктәп коллективы катнашында зур концерт булды. Концерт зур көч куеп әзерләнгән. Анда башлангыч мәктәп укучылары көче белән фольклор, югары класс укучылары тарафыннан аерым җырлар, биюләр, сәнгатьле сөйләм, скетч бар да бар иде. Әниләр рәхәтләнеп ял иттеләр, вакыт узганы сизелмәде дә. Әфәрин! Мәдәният хезмәткәренә, укытучыларга, балаларга әти-әниләрнең рәхмәте чиксез.Чыганак: http://trkarcha.ru/urta-bir-z-avyilyinda-nil-rne-h-rm-tl-del-r/
