“Урман бай ул”, – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Шул бай урманыбызның бер өлеше Кардон дип атала.
Анда ике хуҗалыкка йорт, каралты-кура, мунча һәм сиртмәле кое бар иде. 1953-1961 еллар аралыгында Гөберчәк кардонында яшәгән урман технигы Гомәр ага Габдрахмановның улы Мөдәрис абый белән очрашырга туры килде. Очрашканчы ул мине үзе эзләп тапты дисәм, бер дә ялгыш булмас. Берара телефоным җырлады, ят номер шалтырата. Алдым. “ Халидә сеңлем, синме? - ди тавыш. “Әйе, мин. Ә сез кем?” – дим. Шунда ул гомеренең бер өлеше Гөберчәк кардонында үткәнлеген тиз генә аңлатып та бирде. Шул көннән соң газета битләрендә минем язмалар чыгуга телефоннан чылтырата башлады. Ул үз фикерен белдерә, язма геройларының таныш булуын, алар белән бәйле хатирәләрне сөйләп шаккатыра башлады. Телефон аша гына сөйләшкәндә дә бу абзыйның сүзгә кесәгә кермәвен, бик тә хәтерле булуын абайлап алдым һәм җае чыгу белән Лесхозга, ул яшәгән авылга кызым белән юл тоттым. Урамда очраган бер абый ул яшәгән йортны күрсәтте. Капканы ачып керүгә бакча, анда җимеш агачлары ботакларын җиргә иеп утыра, түрдәрәк агач йорт. Ишектә кеше күренмәгәч, Мөдәрис абыйның телефон номерын җыйдым. Шул арада сарай эченнән кечкенә генә гәүдәле, көләч йөзле абзый килеп чыкты. Үземнең кемлегемне аңлаткач: “И, сеңлем, синең белән әллә кайчан танышасым, күрешәсем килә иде инде”, – дип сөйләнә-сөйләнә безне бакчасына чакырды. Яшелчәләре үскән тирәлек белән таныштырды, парнигындагы йодрык кадәрле кып-кызыл помидорларын күрсәтте, күчтәнәчкә дип безнең сумкага да берничәсен салды. Үзе бәрәңге сабагы чаба башлаган. Без аны бу эшеннән беразга бүлеп, ишегалдына чыктык. Сүзгә оста, җор телле танышыбыз кардонга ничек килеп эләгүләре, яшәүләре, аннан соңгы тормышын сөйләп китте.
– Мин урманда туган малай. 1940 елда туганмын. Әти урман технигы буларак, тормышыбыз гел урман белән бәйле булды. Әти-әнинең төп чыгышлары Балтач районыннан. Үзебезнең район урманчылыгыннан әтине Арча районына Кече Төрнәлегә билгелиләр. Шуннан кабат Балтач районына күчерелә. Әти шуннан сугышка чыгып китә. Ул фронтта вакытта әни безнең белән Пүскәл авылына күченгәнбез. Ул авыл әтинең туган җире. Анда үзебезнең йортыбыз булган. Әти бары 1947 елда гына кайтты. Шуннан безне Лесхозга, аннары 1953 елның кышында Гөберчәк кардонына күчерделәр. Без дүрт бертуган. Абыйлар армия хезмәтендә, әтиләр белән мин генә булдым. Ике гаилә яшәдек. Күршеләребез – Яңа Масрадан Заһри абый гаиләсе. Аның балалары да ишле иде. Мине беренче класска 9 яшемдә генә алдылар. Чөнки мин 2 сентябрьдә туганмын. Бер көн өчен алмадылар. Әле татар, әле рус мәктәбендә укый торгач, мин дүрт класс бетердем һәм калганын кичке мәктәптә укыдым. Гөберчәк кардонында торганда Сикертән мәктәбенә төшеп укырга әти дә кыстамады, шуңа мин Лесхозга барып, фатирда торып укыдым. Ләкин гел кайтып йөрдем. 4 класс белем алгач, мин ат җигеп урманда эшли башладым. Урманчылыкта “Шипотреб” дигән урын бар иде. Анда чана, арба, тәгәрмәчләр ясыйлар, күмер яндыралар. Шуңа каен, имән агачлары кистек. Гөберчәктән кадр булып Нәкыя, Әкълимә апалар эшләделәр. Алар белән 78 кварталда агач кисеп, без ат белән шуларны урманнан чыгарып тордык.
Ике ел эшләгәч, мин училищега укырга кердем. Кардон йорты янындарак тагы бер йорт бар иде. Анда фермада эшләүче ар хатыны Клавдия апа торды. Аның кызы бар иде – Лида. Мин күрше кызлары белән уйнамыйча, гел шул ар кызы белән уйнадым. Нигә аның белән, белмим дә. Алар бераз вакыттан соң Казанга киттеләр.
Гөберчәк халкы белән дус яшәдек. Әти бик яхшы кеше иде. Әни дә гел авылга төшеп йөрде. Бервакыт әни авылга елга буйлап төшеп бара икән дә шунда сарык көтүе көткән әтиең Кыям җиргә сузылып яткан, әнигә бер күзен генә ачып караган. Әни сорый икән тегеннән: “Кыям, син ник бер күзеңне генә ачып карыйсың ул?” “Берсе ял итә аның”, – дип әйтте ди. Әни эче катып көлә-көлә сөйләгән иде. Гайшә әбиеңне яхшы хәтерлим. Җитез карчык иде. Сезнең күршедә Камәр карчык бар иде. Мин белгәндә кечкенә генә бөкерәеп беткән әби иде ул. Безнең кара мунчага мич чыгарып бирде. Кулы теләсә кайсы эшкә ятышлы иде. Бервакыт килене Хәнифәнең пешергән ипие уңмаган, чиле-пешле булып пешкән. Ипиләрен бер капчыкка тутырып куйган да китәргә җыена икән. Камәр апа кайтып кергән дә: “Килен, бу капчык кая бара?” – ди икән. “Әнкәй, ипием уңмады. Хәзер әтиләргә генә барып алмаштырып кайтам”, – ди икән Хәнифә апа. “Ярар әниеңнең пешергән ипие булса, алмаштырырсың. Ә әти-әниең бу авылда яшәмәсә, кая барырсың?” – дип сораган Камәрттә. Килене шул сүзләрдән соң туктап калган. Камәр түти бик тә “толковай” карчык иде.
Училищеда бер ел курсларда белем алгач, документлар бирмәделәр. Мәҗбүри рәвештә Казахстанга Чирәм җир эшкәртергә җибәрделәр. Минем хәтта паспортым да юк иде. Алты айлык, ул вакытлыча гына, паспорт ясап бирделәр. Мин анда өч ел булдым. Менә шул вакытта әтиләр Гөберчәк кардоныннан кире Лесхозга кайтып, йорт салганнар. Мин шунда кайттым.