|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
10.12.2015
Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты
Арчаның 2нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты. VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсына нәтиҗә ясалган. Чәчкә Зәйнуллина “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңүче булган.
Җитәкчесе – Фәрдия Нәбиуллина. “К” хәрефенә тулы бер әсәр язган Чәчкә. Гаилә белән тотынганнар алар бу эшкә һәм әсәр жюрига бик ошаган! Чәчкәне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
