События

Әле дә яшисең син, авыл! 11.12.2015

Әле дә яшисең син, авыл!

Корылыклы 2010 елда кайбер фермаларда сыерларның тамак төбе белән акыруы (мөгрәү генә түгел) әле дә колак төбендә тора. Өчәр көн ач торган маллар иде алар…

Быел азыкка муллык. Шурабаш фермасында да терлекләр тук, карда тулы салам арасында хозурланып йөриләр, тавыш-тыннары юк. Торакка керәбез, силос, барда салганнар, аслары ялт итеп җыештырылган. Нинди тырыш кешеләр эшли икән биредә!

Шул арада безне терлекчеләр чолгап алды: “Өч–дүрт ай инде акча күргән юк. Без ничек яшәргә тиеш? Ай саен газга гына 3 мең түлисе. Әнә  Сергей Алексеевның 5 баласы бар, Президент Рөстәм Миңнеханов эшләгән кешегә түләргә кирәк, дип әйтә бит, ник тыңламыйлар?”

— Әнә теге торакка кереп карагыз әле, анда терлек ничек артсын ди, алар корсак астыннан тирестә бит.

Ферма мөдире, биш бала анасы Фәнүсә Хәлиуллина айлык хезмәт хакым 5 мең сум дип шалтыраткач, бик гаҗәпләнгән идем.

— Фермада эшләүчеләрнең берәресе сөт урлап тотылса аның да бер меңен кисәләр әле, — диде ул үзе белән очрашкач. Сөт урлаучыларны тоту өчен махсус кеше дә бар икән, Яңа Кенәрдән килеп йөри, диделәр. Тота калса ул полициягә хәбәр итә, эш судка китә.

Фәнүсәнең ире Инсур комбайнда, тракторда эшләгән, хәзер фермада. Октябрьдә 29 мең сум акча язганнар үзенә. Вакытында түләнсә, ярап куясы. Юк шул, аның да өч ай инде акча алганы юк.

Күп балалы гаиләләр шактый бу җирлектә. Улыксановларның 7 баласының 5се мәктәптә, 1се Казанда, 1се әле укырга кермәгән. Йорт хуҗасы Олег сәламәтлеген югалткан, инвалидлыкка чыгарга йөри. Хатыны Зоя, мәшәкатьләре муеннан ашса да, ферма юлын таптый.

Без патриотлык кече ватанны яратудан башлана, дип сөйләргә яратабыз. Әти-әниләренең ничек мыскыллануын күреп үскән яшьләр ферма ягына борылып та карамаячак инде. Соңгы ун елда бу җирлеккә кергән дүрт авылда бер генә яшь гаиләнең дә төпләнеп калмавы шул турыда сөйли түгелме?

— Шулай да, булган халык нәрсә исәбенә яши? — дип сорыйм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әгъзәм Гайфуллиннан.

— Менә 84 йортлы Шура авылында рәсми эштә (салым түли торган) 5 кенә ир-ат эшли, калганнары шабашкада. Кем ничек булдыра инде.

Әле болары баласы, мичтә аның анасы дигәндәй, шабашкада йөрсәләр дә, ул йортларның тәрәзәләрендә кичләрен ут яна әле. Шурабашның Гагарин урамында 27 йортның — 10сы, М.Җәлил урамында 29 йортның 12се буш. Сәрдә авылында 65 йортның — 28е, Байкалда 55 йортның 18енең ишекләре бикләнгән. Болай барса озакламый бу авылда юл кирәк дип борчылырык кеше дә калмаячак инде.

Республика җитәкчелеге авыллар яшәсен дип балалар бакчалары, мәктәпләр салдыра, күп балалы гаиләләргә ярдәм итә, өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырта. Шурабашта да менә дигән балалар бакчасы эшли, тугыз еллык мәктәп бинасы ныклап төзекләндерелде, анда 107 бала укый. Болар бар да әйбәт. Әмма авылларда кеше бетсә алар җансыз таш бина гына булып калачак.

Озак еллар район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән тарихи шәхес Тимерхан Борһанов җыелышларда җитәкчеләргә: “Сез халыкны юләргә санамагыз, алар да шул ук газетаны укый, шул ук телевизорны карый”, — дип әйтә торган иде. Бүген дә бу сүзләр бик урынлы яңгырый.

Ильяс Фәттахов

 Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение