Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчалар "Барда җыены"нда
Арча районы делегациясе Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган “Барда җыены”нда катнаша. Арчаларны милләттәшләребез бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Бардалар белән элемтә туксанынчы еллардан ук бара.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле, "Ләйсән" халык вокаль ансамбле, Арча район Мәдәният йортының сәнгать осталары башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладылар, кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Барда районы татар–башкорт оешмасы рәисе, Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Сәлим Назин Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятовка Габдулла Тукайның нәсел шәҗәрәсен тапшырды. "Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә ягыннан бабасы Зиннәтулла бездә туып–үскән", - диде Сәлим Назин.
Арча кул эшләре осталары алып килгән түбәтәй, яулыкларны да яратып алалар.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archalar-barda-yenynda