|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.12.2015
Яңа ел алдыннан яңа фатирга күчтеләр
Яңа ел алдыннан Арчада күңелле вакыйга булды. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңаларга күчерү программасы нигезендә Арча станциясендәге Һ.Такташ урамындагы 43нче биш фатирлы һәм питомниктагы Тополиная урамындагы өч фатирлы 4 а йорты файдалануга тапшырылды.
Район башлыгы Илшат Нуриев тантаналы шартларда фатир хуҗаларына ачкыч тапшырды. Яңа ел алдыннан арчалыларга зур бүләк булды бу.
