События

Носы авылында яшәүче Нурисә һәм Сәлимҗан Габдрахмановлар алтын туйларын билгеләп үтте 16.05.2023

Носы авылында яшәүче Нурисә һәм Сәлимҗан Габдрахмановлар алтын туйларын билгеләп үтте

Мәхәббәт нәрсәдән башлана? Утлы карашлы күзләрдән микән. Әйтелми калган сүзләрдән микән. Анысын пар сукмактан бергә атлаучылар үзләре генә белә.

Узган шимбәдә ЗАГС бүлегендә Носы авылында яшәүче Нурисә һәм Сәлимҗан Габдрахмановлар алтын туйларын билгеләп үтте.
– 28 апрельдә никахыбызга 50 ел булды, – диде горурланып Сәлимҗан абый.
– Алла боерса, алтмышны да тутырырбыз әле, – дип куя Нурисә апа. – Бүгенге көндә төп йортның җылылыгын, нурын саклап икәү генә яшәп ятабыз. Биш кызыбыз, алты оныгыбыз, оныкчыгыбыз бар. Оныклар да кызлар, берсе генә малай. Гармунчы. Ул уйный, мин җырлыйм, биим. Кияүләр бик яхшы. Кайталар, булышалар. Бу бәйрәмне дә кызлар оештырды инде.

Залга балалары, туганнарының алкышлары астында юбилярлар керде. Сәлимҗан абый мыек астыннан тыйнак кына елмая, Нурисә апаның күзләрендә яшь чактагы кебек ут уйный, алай гына да түгел, ялкынланып яна.

Менә алар ЗАГСның Дан китабына кулларын куйды. Гаилә башлыгы кулына алтын туйларын раслап таныклык тапшырылды, алтын туй медальләре алышынды. Заманында, илле ел элек кызыл туйларын шулай рәсмиләштергәннәрдерме, белмим, әмма бу көнне алар, үзләрен беренче тапкыр өйләнешкән яшь парлар итеп тойды. Сәлимҗан абыйның яңадан мыек астына елмаю кунды, Нурисә апага канат үскәндәй булды.

Яшьләр шахтага китеп акча эшләп кайта торган заманалар булган бит. Сәлимҗан абый да читтә калмаган. Воркута шахтасына киткән. Әмма читтә дә озын толымлы, чем кара күзле Нурисә аның күз алдыннан китмәгән. “Бу кыз минеке булырга тиеш”, – дип күңеленә беркетеп куйган ул. Егет сүзе бер була. 1973 елның язында отпускка кайткан чорында кыз өенә яучы җибәрә. Кыз каршы килми. Чөнки төз гәүдәле, һәрвакыт пөхтә итеп киенеп йөрүче, пычрак авыл юлларыннан үткәндә дә аяк киеменә бер бөртек балчык ияртмәгән егет аның күңелен биләп алган була. Сәлимҗан абый әле дә шундый. Төз гәүдә, бер тузан әсәре күренмәгән, ялтырап торган ботинкалар, уклары күлларны кисәрлек итеп үтүкләнгән чалбар...  Янында күгәрчен кебек гөрләп Сәлимҗаныннан күзен алмый атлаган гомер юлдашы...

Читтә озак яшәми алар. Күңелләре авылга тарта. Кайту белән Сәлимҗан тракторга утыра, Нурисә сыер савучы булып урнаша. Гомер буе алар алдынгылар исемлегендә йөри. Зөлфия белән Зиләләре читтә туса, авылда Наилә, Ләйлә, Лилия дөньяга килә. Кызлар гына булуга борчылмый Сәлимҗан абый, чөнки бу аның өчен икеләтә бәхеткә тиң була. Биш киявен ул үз улларыдай кабул итә. 

– Бу тантана безнең өчен зур бәйрәм. Җырдагыча, без әти белән әнинең биш шатлыгы да, биш кайгысы да булганбыздыр. Әти безне үзе кебек пөхтәлеккә, тәртипкә, әни миһербанлы, кешелекле булырга, ирләребезгә юл куя белергә өйрәтте. Шуңадыр да, бишебезнең дә тормышлары яхшы. Безне шулай бер кулда тәрбияли алганыгыз өчен рәхмәт. Бүген без барыбыз бергә бер йодрык булып яшибез, – диде кызлары Лилия.
– Аерылмагыз, аерылмагыз, пар булсын канатыгыз, айга түгел, елга түгел, гомергә яратыгыз, дип җырлый иде безгә әби. Аларның мәхәббәтләре гомерлек булган, – диде оныгы Зәлия. 
– Гомер-гомергә бергә булдык инде без. Бөтен эшне бергә башкардык. Мин күтәрәм икән, икенче башына ул барып ябышты. Мин дә шулай кирәктер, дип каршы килмәдем, – диде Сәлимҗан абый. 
Ә икенче оныклары Алинә татар телендә бабасына багышлап бик матур шигырь язган. Кияве Азат бүләге буларак Мирҗәм егете Марат Заһретдинов башкаруында җыр яңгырады. Булат Бәхтияров та җырын юбилярларга багышлады.
– Сезнең кебек гаиләләрне балаларны, яшьләрне тәрбияләү өчен үрнәк итеп күрсәтәбез, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Искиткеч балалар үстергәнсез. Алар тәрбиясез була алмый, чөнки гаилә башында сезнең кебек әти-әни бар. Ә гаиләдә  һәр нәрсә хатын-кыздан тора.  
– Юкны бар, барны уртак итеп гомер кичерәсез, – диде Носы авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе сез.


Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nosy-avylynda-iasauce-nurisa-ham-saliman-gabdraxmanovlar-a...



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение