Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчаның 2нче мәктәбендә “Җиңү тәрәзәләре” бизиләр
9 май – Бөек Җиңү көне якынлаша. Шул уңайдан районыбыз мәктәпләрендә дә төрле чаралар уза. Бу көннәрдә Арчаның икенче мәктәбендә дә илебезне фашистлардан саклап калган бабаларыбыз – совет геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган күп төрле чаралар уза. Шуларның берсе – “Җиңү тәрәзәләре” акциясе.
“Укучылар Җиңү көненә тәрәзәләрне бизиләр, – ди мәктәп директоры Гөлназ Гыйниатуллина. – Аның максаты – Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт сүзләре җиткерү, һәлак булган ветераннарны искә алу. Шулай ук сыйныф сәгатьләре үтә. Җыр һәм строй әзерлеге буенча смотр узачак. Барабанчылар, яшь армиячеләр үз җырлары белән чыга”.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-2nce-maktabenda-inu-tarazalare-bizilar-fotolar