Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Төзегәннең киләчәге бар
Һәр атнаның сишәмбесендә райондагы төзелеш объектларында планлаштыру үтә.
15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән шул объектларда булдык.
Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!
Шура авылында 46 урынга күп функцияле үзәк төзелеп бетеп килә, эчке эшләрне, территорияне төзекләндерүне төгәллисе бар. Ниһаять, авыл халкының хыялы тормышка аша. Шуралар бик лаек моңа!
Юл уңаеннан Яңа Кенәрдә мәчет капка-коймасын эшләп ятучылар янында тукталдык. “Авылның ир-егетләре өмә ясап эшли, әлегә бер тиен дә акча тоткан юк, – ди Ирек хәзрәт. – Авылның биш ташчысы шушында. Үзебез эшлибез, дип торалар“.
Шушы урында Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев әйткән сүзләр искә төште: “Зират чистартырга чакырдык – нибары биш кеше килде“, - дигән иде ул. Кенәрләрдән үрнәк алырга кирәк!
Яңа Кишеттә “Армада“ ширкәте бик матур авыл җирлеге административ бинасын төзеп куйган. Анда эш Интернет челтәренә тоташудан гына тора.
Арча шәһәрендә “Арча МСОсы“ ширкәте Б.Урманче урамында социаль ипотека программасы буенча 48 фатирлы йорт төзи. Шәһәрдә иң матур йортларның берсе булачак бу.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tozegannen-kilacage-bar