Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Ачлыктан тилмерүче Хәмдия язмышын кино итү төнендә: «Алмаз абый, гыйбатрак сөйләш әле»
Кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильмын төшереп бетереп килә.
Фильмны Тинчурин театры һәм Арча якташлык җәмгыяте төшерә. Продюсеры – Тинчурин театры директоры һәм Арча якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов. Фильм Татарстан Республикасының кинематография өчен бирелә торган субсидиясе хисабына һәм «Татнефть» грантына эшләнә. Бу – Александрның беренче тулы метражлы нәфис фильмы. Дебют!
Съемкаларның соңгы көннәренең берсе Питрәч районының Чыты авылында иде. Эш барышын күрергә дип, Чытыга килдем. Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Гөлчәчәк Хафизова Чытыга бара иде, мин дә алар машинасына сыйдым – рәхмәт Алмазга!
Әсәрнең эчтәлеген сөйләп тормыйм, классик язучыбызның яхшы прозасы. Бәлки, укыгансыздыр. Әсәрнең төп герое – күкрәк баласы белән урман кисүдән өенә качып кайткан Хәмдия.
Ачлыктан тилмергән Хәмдия колхоз рәисе йортына эш сорап килә – Чытыда шушы эпизод төшереләсе иде. Алмаз Фәтхуллин – колхоз рәисе, Гөлчәчәк Хафизова – хатыны. Фильмның төп герое Хәмдия ролендә – Резеда Сәлахова. Барысы да Тинчурин театры артистлары. Кыскасы, Чытыда – Тинчурин театры көне.
Без килеп җиткәндә, кино төшерүче команда әле каядыр басуда башка эпизодны төшереп йөри икән. Алар килгәнче, Чыты китапханәчесе Гөлчәчәк Вагыйзованың кунакчыллыгын кабул итеп, чәй эчеп алдык.
Ул арада команда килеп җитте. Алмаз Фәтхуллин белән Гөлчәчәк Хафизованы гример бизи башлады. Команда ашыкмыйча гына аппаратураны тезә, көйли. Ашыгасы юк – колхоз рәисе йортына Хәмдия төнлә килгән, съемка да табигый караңгылыкта төнлә төшерелә. Кыскасы, һәркем үз җаена йөри, минем генә эш юк. Эшсезлектән нишләде дисезме? Гөлчәчәк ханымның чакыруын кабул итеп, мунча кереп килдем.
Кино төшерү өчен, 88 яшьлек Хасим ага Хәсәновның 1969 елда үз куллары белән салып чыккан иске йортын эзләп тапканнар. Хәзер Хасим ага үзе шуның янәшәсендә җиткереп куйган яңа йортта яши. Иске йорты да нык әле – бүрәнәдән шәп итеп салынган.
Кино төшерүчеләр килер алдыннан йортта рәссам эшләгән. Фильмның этнографик консультанты итеп, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованы чакырганнар. Питрәч туган якны өйрәнү музееннан, Чыты авылы музееннан татар көнкүрешендә булган әйберләрне җыеп, «колхоз рәисе» өен киендергәннәр. Өстәлгә керосин лампасын кабызып куйганнар, диварга Сталин портретын элгәннәр, кинода шушы йортның хуҗасы булган Алмаз Фәтхуллин алдына токмачлы ашны пешереп утыртканнар, итне турап салганнар, икмәкне искәннәр.
Репетиция башланды. Менә колхоз рәисе белән хатыны ашап утыра. Хәмдия килеп ишек шакый, рәис хатыны, канәгатьсез кыяфәт белән, аны алып керә. Хәмдия йомышын әйтә – балам ач дип, эш сорый. Әмма документлары юк. Колхоз рәисе аны: «Иртәгә кантурга килерсең», – дип озата.
Артистлар кабат-кабат, кабат-кабат шул күренешләрне кабатлый. Башта шактый театраль диалоглар әкренләп гадиләшә, тормышчанлана.
«Алмаз абый, гыйбатрак итеп (гаепләп-ред.) сөйләш әле», – ди Александр Долгов. «Булган зыялылыкны кая куясың инде?» – дип куя, кат-кат-кат-кат бер үк күренешне иренмичә кабатлап торган – чәрелдәп-чәрелдәп төнге кунакны сүккән Гөлчәчәк Хафизова.
Репетиция өлеше тәмамланды. Хәзер дубльләр башлана. Башта бер ракурстан төшерәчәкләр, аннары икенче ракурстан. Башта бер персонажны, аннан икенчесен, өченчесен. Төшерә башлар алдыннан администратор ханым/туташ чит кешеләрне өйдән куалый башлады. Гөлчәчәк Хафизова бая әйткән теге зыялылык булмагач, аның куалавы шактый әдәпсез чыкты чыгуын. Чыгарга тиешле кешеләр – мин һәм Чыты авылы завклубы һәм блогер Миңнур Шәмсетдинов икән.
Күрәсен күргәч, төшерәсен төшергәч, өйалдына чыктым. «Бу эпизодлар өчен бөтенесен Миңнур эшләде. Йортны да ул тапты», – дип, Александр Далматов Миңнур белән таныштырды.
Миңнур Шәмсетдинов: «Миңа кыш көне үк шәхси музеемнан экспонатлар сорап шалтыратканнар иде. Минем бит музеем бар. Анда – гражданнар сугышыннан башлап СВО әйберләренә кадәр – хәрби тематика да, агач эш кораллары да бар... Кием-салым ягыннан артык бай түгел, әлбәттә. Шулай да миннән 30 толып, 20 телогрейка сорагач, арба тагып, авыллардан толыплар, бүрекләр, шәлләр эзләдем, табып, аларга тапшырдым. Җәй көне яңадан миңа чыгып, бер рольдә катнашуымны да сорадылар. Хәмдиянең абыйсы булып, кечкенә генә роль уйнадым. Өйләр табырга да булыштым. Йортта сәке ясадык, йорт эчен киендерү өчен мәдәният йортындагы экспонатларны алып төштек. Әле кино төшерү төркемен каршы алып, аларны ашату эшләрен дә район миңа йөкләде. Район ашханәсеннән ризыклар китереп, авылда ашаттым... Кыскасы, бензин кирәкме, кием кирәкме, ашыйсы киләме – Миңнурга мөрәҗәгать итәләр. Әлегәчә табалмаган әйберем булмады. Мин бездә кино төшереп йөрүләренә бик шат кына. Моннан алданрак «Микулай» киносын төшерделәр. Анда да булышып йөрдем, үзем дә төштем».
«Питрәч хәзер кино районына әйләнеп бара», – дип сүзгә кушылды Александр Далматов.
Ул арада Миңнур янына съемка командасыннан әле берсе, әле икенчесе килеп, иртәнге ашны китерүнең вакытын соңракка күчерүне сорады. Чөнки шимбә көн артистлар килә алмагач, съемка төркеменә ял көне ясаганнар икән.
Кино төшерү төркеме аппаратураны икенче ракурска яраклаштырып корган һәм тупас администратор чәй эчергә чыгып киткән арада, Александр Далматовка диктофонны төртергә өлгердем.
Александр Далматов: «Безнең тарихи фильм булуы белән катлаулы. Андый фильмнар өчен локацияләр һәи киемнәр табу да авырлашты. 15-20 ел элек андый йортлар да, кием-салымы да күп иде. Хәзер бөтенесе үзгәрде. Иске өй тапсак та, күршесендә дә, каршысында да яңа йортлар, бөтен җирдә профнастил. Аларның барысын да капларга кирәк, «киендерергә» кирәк. Чынбарлыкка туры килсен дип, бик тырышырга туры килә.
Минем үземдә генә дә тарихи фильмнар өчен кирәкле костюмнар шактый җыелды – телогрейка, итекләр, йон оекбашлар, күлмәкләр... Алар минем өйдә дә күп, Гәрәй Рәхим сараенда да ята. Шул иске киемнәрне туплыйсы иде. Чөнки 5 елдан авылларда телогрейка табып булмаячак, итек табып булмаячак. Без фильмда Хәмдия йортының эчен Колкәмәрдә төшердек. Анда элеккеге хуҗалардан телогрейка белән шәл эленеп калган, матур гына эленеп торалар, коры урында торгач бозылмаган.
Тагын бер проблема – артистларыбыз театраль. Бу яктан да артистлар белән күп эшләргә кирәк. Кино төшерү командасының да төп өлеше: операторлар һәм ут куючы төркем – 6 кеше – Мәскәүдән. ВГИК белемле егетләр, без бер тирәдә укыдык. Дус буларак, зур ташламалар ясап килделәр. Камераларны ярты бәягә арендага алдык. Алар аңлый инде безнең зур акчалар түләрлек мөмкинлек юклыгын. Үз студиябез булса, яхшы булыр иде дә... Гомумән, кино төшерү – катлаулы процесс. Киноиндустрия дия алмыйбыз бит инде, энтузиастлар тырышлыгы гына».
Ул арада администратор эш башларга вакыт җитүен хәбәр итте. Татар артистлары үзара: «Таң атканчы бетерәбезме моны?» – дип сөйләнеп алдылар да, кино төшерү мәйданчыгына әверелгән йорт эченә кереп киттеләр. Һәрберсе үз урынын алды: Алмаз – токмачлы аш торган өстәл янында, Гөлчәчәк – кызыл чыбылдык артында. Резеда, күзләреннән нурын «сүндерергә» тырышып, башын иеп, өй уртасына кереп басты.
Александр Далматов компьютер экраны алдына килеп утырды. Янәшә урындыкларга төшерү командасы кызлары урнашты.
Ә бер урындыкка шушы йортның нәни хуҗабикәсе Раяна утырган иде. Казаннан әби-бабасы янына кунакка кайткан кызчык дәү бабасы йортында кино төшергәндә өйдә йоклап ятсынмыни? Бала дәшми-тынмый гына экранга төбәлеп утырды да утырды. Хәер, гел дәшмичә генә дә тормады, «Үзе кино, үзе театр кебек», – дип куйды. «Устами младенца», – ди руслар мондый вакытта. Безнең артистларның кинода да «театр куюын» бала да ишетә. Үз киноиндустриябез булса «кинолашырлар» иде дә бит, нишлисең инде, ярый әле, алар бар, дип сөенәбез. «Өч тиенгә» (бөтенләй бушка булмаса) эшләп йөрергә ризалашкан артистларыбызга рәхмәт!
Кино төшерүче команда эшен бетергәндә, таң әтәчләре кычкыра башламаган иде әле. Төшереп бетерү – бер эш. Ә бөтен аппаратураны җыеп тутыру шактый озакка сузылган эш булып чыкты. Егетләр-кызлар тәртипләп «Газель»га тутырдылар. Җыелма урындыкларны, тагын ниндидер вак-төякне автобуска урнаштырдылар. Без кузгалганда, яктырып беткән иде.
Хасим бабай «киночыларны» озатып калды. Хуҗаларга кино төшерү командасыннан соң өй җыештыру эше күп булачак әле монда. Өзелгән кабельләрне ялгаудан башлап, сәкене сүтеп караватларны кире кертеп урнаштыруга кадәр. «Быел бу өй юылмаган иде, юмаганны яратмый бу йорт. Сәбәп чыкты, юып-җыештырып куярбыз», – дигән иде Хасим картның кызы Рәмзия ханым.
Татар киносы өчен йортын да, бүреге белән бишмәтен дә биреп торган татарларыбыз бар әле.
«Кырык дүртнең май аенда» премьерасында күрешкәнгә кадәр!
Әлеге тулы метражлы нәфис фильм«Татнефть» гранты хисабына эшләнә.
#ГрантБФ "Татнефть" и @bf_tatneft.
Фото: «Интертат»
Рузилә Мөхәммәтова