События

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел! 18.09.2023

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!


Бүген, якташыбыз, татар театрының беренче артисткаларыннан саналучы Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябренда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Орнашбаш авылында туган. Татар театрының беренче артисткаларыннан. Буа татар театры җитәкчесе (1926-1947). 

Хезмәт юлы

1909 елда Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасында спектакльләрдә катнаша башлый.

1912 елда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән «Нур» труппасына күчә.

Ватандашлар сугышы елларында фронт театр труппаларында уйный.

1920 елдан Уфада Үрнәк татар-башкорт театрында (хәзерге Гафури театры) эшли.

1922-1924 елларда Казанда Беренче үрнәк театрда (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) хезмәт итә.

1924 елдан Габдулла Кариев исемендәге Буа татар театрында уйный.

1926-1947 елларда, театрга нигез салучы һәм беренче җитәкчесе Барый Тарханов Казанга киткәннән башлап, Буа театрының (Буа колхоз-совхоз театры) сәнгать җитәкчесе һәм директоры. Буа театры ябылгач (1949), Буа районы мәдәният йортында үзешчән театр җитәкчесе.

Уйнаган рольләре

Характерлы образларны да, көлкеле образларны да, драматик рольләрне дә бердәй оста башкаручы актриса. Чит ил һәм рус классикасында җитди образларны уйный.

 

«Сәйяр» труппасында

Гайни — «Бәхетсез егет» Галиәсгар Камал

Факиһә — «Беренче театр» Галиәсгар Камал

Мәгълүфә — «Фахишә» Галиәсгар Камал

 

«Нур» труппасында

Нәзифә — «Саран Хәмит» (Ж.-Б. Мольер пьесасы буенча)

Пешекче хатын — «Хуҗа һәм приказчик» Идрис Богданов

Гөлҗамал — «Ир туганнары» Галиәсгар Камал

Сәлимә — «Тигезсезләр» Фатих Әмирхан

Кабаниха — «Яшенле яңгыр» А.Н. Островский

Галчиха- «Гаепсездән гаеплеләр» А.Н. Островский

Квашня — «Тормыш төбендә» Максим Горький

Мәгълүфә — «Кызганыч» Мирхәйдәр Фәйзи

Бәдигыльҗамал — «Каениш» Галиәсгар Камал

Леди Мильфорт, фрау Миллер — «Мәкер вә мәхәббәт» Ф. Шиллер һ. Б

 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1926 Хезмәт Батыры

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%97%D3%A9%D0%BB%D3%99%D0%B9%D1%85%D0%B0_%D0%91%D0%BE%D0%B3%D0%B4%D0...
Фото: https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/c/c4/%D0%97.%D0%93.%D0%91%D0%BE%D0%B3%D0%B4%D0%B0%D0...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение