Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Хәйрия концерты үтте
Түбән Оры Мәдәният йорты каршында “Кичке уенга чыгабызмы?” дип исемләнгән ял концерты үткәрдек.
Шул концерттан соң мин үземнең уй-фикеремне Иске Кишеттән Гөлнара белән Рәзил Галиуллиннарга әйттем. Гөлнара миңа: “Ләйсән апа, уйлагансың икән, тимерне кызуында сугарга кирәк, әйдә, сузма, үткәр син хәйрия концертыңны”, – диде.
13 сентябрь көнне Арча мәдәният йортында эшләүче авылдашыбыз Зөлфәт Сибагатуллинга шалтыраттым. Зөлфәт: “Риза, килербез, изге эш бит ул, – диде. Берничә хезмәттәшем дә уңай җавап бирде. Безнең авыл җирлегенә кергән Кызыл Яр авылыннан Денис Абдрахманов, Салават Гыйлемханов, Айзат Шәрипов, Сөрдедән Илнур Тимергалиев мобилизацияләнеп китте. Аларның гаиләләренә дә хәйрия концерты турында хәбәр иттем.
Менә 14 сентябрь кичке сәгать җиде. Концерт башланды. Алып баручы Сөрде Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Вәлиева бер-бер артлы үзешчәннәрне чакырды. Сәхнәгә авылдашыбыз Зөлфәт Сибагатуллин чыкты, аннан башка җырчылар дәртле, моңлы җырларын тамашачыга бүләк итте. Алар – Урта Пошалымнан Мәдәният йорты җитәкчесе Илсөя Сәмигуллина, сәнгать җитәкчесе Фаил Шәвәлиев, үзешчән җырчы Альмира Фатыйхова, Лесхоз Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Шәвәлива, Арчадан мәдәният йортында бүлек җитәкчесе Данис Гайфуллин, күпфункцияле лицей директоры урынбасары Айнур Ахунов, 11 нче балалар бакчасында музыка укытучысы Зәринә Никитина, Иске Кишеттән Гөлнара һәм Рәзил Галиуллиннар, Радик Хәйретдинов, Яңа Кишеттән китапханәче Надия Йосыпова, авылдашыбыз Раил Бакыев, Апаз мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Хаҗиев, Кызыл Яр авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтова һәм мин.
Концерт бер сулышта узып китте. “Киек каз юллары” җырын башкарганда тамашачы үзешчәннәрне басып алкышлады. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдинов үзешчәннәргә Рәхмәт хаты тапшырды. Авылыбыз абыстае Язилә Вәлиева авыл халкы исеменнән рәхмәтен белдерде.
Хәйрия концертыннан җыелган акчаларны (барысы14600 сум) тапшыру өчен сәхнәгә Шәриповлар гаиләсен чакырдым. Аларның уллары Айзат мобилизацияләнде. Фирдия апа да, Рәфкать абый да елый-елый рәхмәт укыды. Ә алар аны Яңа Кенәрдән килгән волонтерларга тапшырды. “Минем балама гына түгел, бар кешенең дә газизенә булсын, – диде Фирдия апа.
Ләйсән Бәйрәмова,
Түбән Оры Мәдәният йорты җитәкчесе.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/firdiia-apa-da-rafkat-abyi-da-elyi-elyi-raxmat-ukydy