События

Утар-Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймовага «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды 15.11.2023

Утар-Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймовага «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды

12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумын уздырды

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 800 гә якын делегат чакырылды.

Форумда Арча районы мәгариф идарәсе методисты Э.Г.Мостафина, С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Х.Х. Зарипов, Утар-Аты төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Г.Касыймова, Ашытбаш урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Р.Әүхадиева , С.З.Яңа Кенәр мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. С.Нигматуллина , Арча шәһәре 6 балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Г.М.Шавалиева катнашты.

14 нче ноябрь көнне Казан шәһәренеӊ “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында   форумның пленар утырышы узды. Чарада Утар-Аты төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Габбас кызы Касыймовага  "Татар милләтенә  күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медале тапшырылды.



Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tugan-tel-forumynda-utar-aty-maktabe-ukytucysy-zohra-kasy...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение