Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Еллар үтәр, хәтер җуелмас
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан безнең районда да күп кенә чаралар уздырыла
“Казан арты“ тарих-этнография музеенда үткәрелгән кичәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул үзенең чыгышында районыбызның дүрт Советлар Союзы Герое, алты Социалистик Хезмәт Герое бирүен билгеләп үтте.
Район башлыгы Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңгы вакытта язмышлары ачыкланган райондашларыбызның туганнарына документлар тапшырды.
Билгеле булганча, хәбәрсез югалган сугышчыларның язмышларын ачыклау буенча Татарстан Республикасының “Сугышчан дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов зур эш башкара. Аның ярдәмендә йөзләгән райондашларыбызның кайда һәлак булулары ачыкланды. Бу исемлек “Арча хәбәрләре“ газетасында басылып барыла. Шуннан соң аларның туганнары, якыннары редакция белән элемтәгә керәләр. Без “Хәрби дан клубы“ ассоциациясеннән документларын соратып алабыз.
Бөек Ватан сугышы тәмам-ланганга да 78 ел вакыт үтте, сугыш чоры балалары сафы да сирәкләнеп бара. Әмма, шунысы куанычлы, еллар үтү белән хәтер җуелмый.
...Күкчә Бирәзә авылы егете Бәдри Гыйбадуллинга сугыш башланганда 20 яшь кенә була. Ул өйләнергә дә өлгерми, хәбәрсез югалды, дигән хат кына килә. Хәзер ачыкланганча, 1944 елның июнендә Белоруссия җирендә мәңгелеккә ятып кала. Аның язмышына ачыклык керткән документны алырга туганнан туган сеңелләре Сания белән Гөлнур килгән иде.
– Минем әни Фатыйма Бәдри абыйның сеңлесе, – ди Сания Минзина. – Аны сагынып әнинең өзгәләнүләре! Бүгенге мизгелләр мине тетрәндерде! Беркем дә онытылмады, бер нәрсә онытылмады, дип юкка гына әйтмиләр бит! Бәдри абыйның язмышын ачыклауда, бүгенге кичәне оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
Казиле авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Арча шәһәрендә яшәүче Гөлфинур Абдуллина әтисе Нәкыйп Сибгатуллин сугышка киткәндә тумаган да була әле.
– Мин әтине әни сөйләгәннәрдән генә беләм, – ди ул. – Мин 1942 елның гыйнварында өченче бала булып туганмын. Әниебез Мөнәвәрә безне берүзе үстерде. Төрле эшләрдә эшләде ул, юл эшләренә дә йөрде, урман да кисте. Әтинең әнисе: “Аның кечкенә өч баласы бар, аны ерак җибәрмәгез“, – дип барып караган. “Алайса, үзең бар!“ – дип кенә җаваплаганнар.
Мөнәвәрә апаның сугышта ике абыйсы үлеп кала, ире хәбәрсез югала. Нәкыйп абый 1941 елның 27 июлендә үк Псков өлкәсенең Великолукск районында һәлак булган була. Әмма әлегә кадәр ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри.
Гөлфинур апа Казанбаш мәктәбендә укып урта белем ала. “Безне Мөхәммәт Мәһдиев – тарихтан, хатыны Лилия апа химиядән укытты“, – ди.
6 ел фермада эшли ул, күрше егете Илдуска кияүгә чыга. Аннан озак еллар икмәк заводында экспедитор булып эшли.
– Әнинең сеңлесе Мәрхәбә апа да сугышта булган, – дип дәвам итә Гөлфинур апа. – Германиядән безгә күчтәнәчкә чия, алмалар (безнең аларны күргән дә юк иде), матур шәл, яулыклар алып кайтканы хәтердә. Чия ашап әни кидергән матур күлмәкләрне буяп бетергән идек.
Бу көнне Яңа Кырлай авылыннан Сәләхетдин Җәләлетдиновның, Өтнә авылыннан Гадел Миңһаҗевның, Югары Аты авылыннан Шәйдулла Сафиуллинның, Югары Мәтәскәдән Хәйретдин Җамалетдиновның туганнары, якыннары шундый документлар кабул итеп алдылар.
Район башлыгы Илшат Нуриев ил азатлыгын саклап калган ватандашларыбыз батырлыгын бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз дәвам итүен әйтеп, аларның исән-имин кайтуларын теләде.
9 декабрьдә район башлыгы Илшат Нуриев, “Сугышчан туганлык“ оешмасы әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ellar-utar-xater-uelmas