|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
19.02.2024
Лицейда очрашу
Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда җирле иҗатчылар белән нык истә кала торган, чын мәгънәсендә җанлы очрашу булып узды. Мин нәниләр өчен язган шигырьләремне укыганда балалар хисләнделәр, фикерләрен белдереп, үзләре дә катнашып утырдылар. “Селкетеп” дигән шигырьнең эчтәлеге буенча физзарядка да ясап алдык. Марсель Шәрәпов баянда уйнап җырлады, аңа укучылар кушылды.
Очрашу милләтебезнең гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Халидә Фәйзрахманова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/liceida-ocrasu
