|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
30.12.2015
“Нур” балалар телестудиясе 100 мең сум грант отты
Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе (җитәкчесе Зөлфирә Зарипова) Яңа елны яңа уңышлар белән каршылый. Шушы көннәрдә генә ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәргән социаль проектлар бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум грант отты.
Бу акча Чабаксарда узачак Халыкара бәйгедә катнашу, проектта катнашкан балаларны бүләкләү һәм башка эшләр өчен кулланылачак.
