|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
22.05.2024
Якташыбыз машина белән бүләкләнде
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте конференц залында Татарстан журналистлары съезды булды. Илшат Әминов тагын биш елга Татарстан журналистлары союзы җитәкчесе итеп сайланды.
Соңыннан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Якташыбыз Риман Гыйлемханов Гран-при иясе булды. Төп бүләк – «Лада Гранта» автомобилен аңа ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaktasybyz-masina-belan-bulaklande
