Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада җиңел машина йөртүче хатын кызлар ярышты
Әлеге әһәмиятле чараны район автоинспекциясе, «Юл иминлеген саклау» бүлеге һәм «ДОСААФ» оешмасы оештырды.
Башта «ДОСААФ» оешмасында компьютерда юл кайгыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннан Арча станциясендәге машина йөртергә өйрәтүче мәйданга төштеләр. Компьютерда сорауларга җавапны тиз һәм дөрес итеп эшләргә кирәк иде. Җиңеп чыктылар. Алар машина йөртергә дә оста булып чыктылар. Юлга параллель рәвештә парковка, гаражга машинада арт белән керү, юлда борылу, тауга менгәндә туктап, кузгалып китү, тар коридор аша чыгу буенча сыналдылар. Ярышта Иске Чүриледән Лилия Вәлиева 1нче урынны алды, 2 нче урында - Арча станциясеннән Гөлнара Фәйзрахманова, 3нче урында - Арчадан Альбина Светланова. Җиңүчеләрне Арча пвтоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов котлады. Бүләкләр мулдан булды. Котлыйбыз! Молодцы хатын-кызар! Машинада исән-сау йөрергә язсын!
Румия Саттарова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-inel-masina-iortuce-xatyn-kyzlar-iarysty