События

«Сөлгеле капка» капкасын кабат ачты 21.07.2024

«Сөлгеле капка» капкасын кабат ачты

Кичә Ташкичүдә "Сөлгеле капка"  ачык фольклор фестивале узды. Ул района быел өченче тапкыр үткәрелә. Максаты - йолаларны искә төшерү, яшьләргә җиткерү, тәҗрибә уртаклашу

Фестивальне оештыруда Ташкичү Мәдәният йорты хезмәткәрләре зур тырышлык куя. Берничә көн алдан директоры Гөлфия Мәгъсумова, сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева урын әзерләу, аны бизәу белән шөгыльләнделәр. Авылдашлары аларга ярдәм итте. Кунакларны "Өммегөлсем" халык фольклор ансамбле каршы алды.

Сөлгеле капка"га Арча, Балтач, Биектау, Казан, Кукмара, Яшел Үзән, Әтнә, Алексеевск, Теләче, Мамадыш, Апас, Балык Бистәсе, Оренбург, Март Иленнән өлкәсеннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Ачу тантанасында Татарстан Республикасының мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Аюпов катнашты. 

Бик күңелле бәйрәм булды ул. Җыр, татар моңы көне буе киң аларны яңгыратты. Соңыннан пылау белән сыйландылар.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/solgele-kapka-kapkasyn-kabat-acty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение