Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Яңа Кырлай авылында балалар сабантуе булды
Бик күңелле үтте ул. Авыл халкы оештыручыларга бик рәхмәтле.
Заманында авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фарук Мортазинның кияве Алмаз Фатыйхов, Казанда яшәүче Яңа Кырлай егетләре Айрат Хашимов, Айрат Сабиров, Арча егете Рәдис Закиров - бергәләп оештырдылар.
Рәдис Закиров пылау пешерүне, балаларны машинада йөртүне оештырды. Айрат Хатипов балаларны "күбек" белән куандырды.
Рамил Галиуллин квадроциклында Фирзәр Минзин балаларны утыртып йөрде.
Фәридә Төхфәтуллина батут куйды. Бәйрәмне үткәрүгә акчалата ярдәм итүчеләр: Илшат Газизов, Айнур Сафин, Айрат Сабиров, Алмаз Бариев һ.б. Казаннан артистлар да кайтты. Алар: алып баручылар Илназ Миңнеханов, Вадим Шрыков, җырчы Миндияр Шәймәрданов, баянчы Роберт Хәлилов, музыка операторы Алмаз Фатыйхов. Бәйрәмгә балалар гына түгел, олылар да килде. Тәм-томнар белән сыйланып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlai-avylynda-balalar-sabantue-buldy