Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
24.08.2024
Арчада мәктәпләр ярминкәсе
Бу юлы да сокланып карадык һәм кирәк әйберне сатып алдык. Ярминкә белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Халык та күп иде. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, мунча себеркесе, үләннәр сатып алдылар. Рәхәтләнеп концерт карадылар. 2024 ел - Гаилә елы, 2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Шул уңайдан эчтәлекле күргәзмәләр оештырылган иде. "Бергә булганда - без көчле!" - дуслык, туганлык, милләтләр дуслыгы турында бик матур чыгышлар булды. Афәрин, мәгариф хезмәткәрләре, соклану-шаккатуларның чиге булмады! Район башлыгы Илшат Нуриев: "Молодцы!", - дип, хезмәтләренә рәхмәт әйтте. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.Румия Саттарова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-maktaplar-iarminkase