Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Мәктәп еллары гомергә уелып кала
4 октябрьдә өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан Лесхоз мәктәбендә бик күңелле, матур очрашу булды. Бәйрәмгә Лесхоз мәктәбендә эшләп ялга киткән өлкәннәр чакырылган иде. Шул мәктәптә эшләүче Зәлия Саттарова программаны зәвыклы итеп эшләгән иде. Шулкадәр матур җылы очрашу булды ул. Мәктәп елларындагы матур хәтирәләр, күңелле вакыйгаларны искә алып күңелләргә үтеп керә торган моңлы җырлар тыңлап бәйрәмдә кунак булып кайттык. Иске Төрнәле, Югары Пошалым, Лесхоз мәктәбе- без бердәм колектив. Әлеге кичәдә яшь буын, урта буын, өлкән буын катнашты.Бәйрәм мул табын артында үтте.
Мәктәп еллары Кеше гомерендә мәңге уелып кала торган еллар бит ул. Еллар үткәннән соң да укытучыңны искә алып рәхмәтен әйтеп хөрмәтли белә икән шуннан да зур бүләк булуы мөмкин түгел инде ул.
Бу бәйрәмне оештырган һәркемгә бик зур рәхмәт.
Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/maktap-ellary-gomerga-uelyp-kala