События

Арчаның 10нчы балалар бакчасында әби-бабайлар кунак булды 15.10.2024

Арчаның 10нчы балалар бакчасында әби-бабайлар кунак булды

Тәрбиячеләре Рәүзия Закирова, Лилия Шәрәфетдинова һәм татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина белән балалар әби-бабаларын яшьлек елларына да алып кайтты, рәхмәт сүзләре дә җиткерде, уйнатты да, биетте дә. 

Балалар бакчаларындагы бәйрәмнәрдә иң еш килүче кунак Убырлы карчык тискәре булып килеп, бәйрәмдәге уңай мохиттән капма-каршы кәеф белән кайтып китте. Тәрбиячеләрнең әнә шулай оста итеп рольгә кереп уйнауларына әби-бабалар шаккатып, үзләрен әкияттә кебек хис итеп утырдылар. 

Җырга да, биюгә оста балаларын күреп: “Зур концертлар бер читтә торсын”, - диеште кунаклар. Биредә татар һәм рус телендә шигырьләр яңгырады, берсеннән-берсе матур җырлар башкарылды, әби-бабайлар һәм оныклар мөнәсәбәтен чагылдырган кызыклы күренешләр сәхнәләштерелде. 

Бәйрәмгә килгән кунаклар да тик утырмады. Үзләренең җыр-биюгә, тапкырлыкка осталыкларын ачучы уеннарда катнашты өлкәннәр. Шигырь юлларын сүзсез генә аңлату, әйләнәгә басып торучыларны биетү һәм җәзалар үтәү, оныгыңны тавышыннан тану, аңа булдыра алганча күбрәк матур сүзләр белән эндәшү кебек уеннарда әби-бабалар сынатмыйча, барлык осталыкларын күрсәттеләр. 

Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе балалар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырганда иде. Бүләкне алып, оныгын кочагына алган кайбер әбиләрнең күзләрендә шатлык яшьләре дә күренде.

Әлеге бәйрәм көне табын артында дәвам итте. Әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән мул өстәл артында әби-бабалар тәэсирләре белән уртаклашып, тәрбиячеләргә рәхмәт әйттеләр. 
“Мондый матур бәйрәмдә беренче тапкыр булдык. Тәрбиячеләргә рәхмәт, бик күпкә өйрәткәннәр безнең балаларны. Бөтен коллективның бер булып эшләве күренеп тора. Биредә эшләү зур сабырлык таләп итә. Һәркемгә зур рәхмәт”, - дип, барлык әби-бабайлар исеменнән тәрбиячеләргә матур теләкләрен Фәридә Сафиуллина җиткерде. 

https://rutube.ru/video/4249d28a4e6973b7d9dd84212b8ed91e/?r=plemwd

https://rutube.ru/video/d1b22453de2f1f2c3df22bdb2c7a8984/?r=plemwd

Гөлнур Миннебаева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-10ncy-balalar-bakcasynda-abi-babailar-kunak-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение