Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
03.12.2024
Узган атнада районда юридик консультация көне узды. Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында Луиза Хәбибрахманова да бар иде.
Ул бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган 20 яшьлек тәрбиягә алган баласының фатир буенча түләүләре җыелып бару, тәрбиягә алынган балалары өчен әнисеннән алимент ала алмау буенча ниләр эшләргә мөмкин икәнлекне сорап комиссиягә мөрәҗәгать итте. Комиссиядәгеләргә, район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина әлеге гаиләнең 10 баланы тәрбиягә алып үз канатлары астына сыендыруы турында әйткәч, аның белән аралашып сөйләшәсе килү теләге уянды.
Луиза һәм Ренат Хәбибрахмановларның олы йөрәгенә чиксез мәрхәмәтлелек салынган. Үзләренең ике баласы янына 10 ятимне сыендырып, тату гаилә булып 13 елдан артык гомер итә алар. Балаларны алганда үзләренең 16 һәм 14 яшьлек балалары булган. Ул балалар инде үз тормышларын корып, әти-әниләренә 5 онык бүләк иткәннәр.
Тәрбиягә бала алу теләге Луиза апа күңе-лендә кечкенәдән яши. Үзе өч балалы гаиләдә өлкән бала булып, энесе һәм сеңлесен карашып үстерсә дә, “Әнигә гел, бала алыйк инде, дип әйтә идек, тик әти ризалашмады”, – ди.
Луиза апа белән Ренат абый чит балаларга гаилә җылысын биреп үстерергә дип ныклы карарга килгәч ятимнәр йортына юл тота. Ул чак-ларны яхшы хәтерли Луиза апа: “Балалар йортына баргач, берничә баланы күрсәттеләр, ишләре күп булса да, шушы балалар күңелгә якын булды. Алар дүрт бертуган. 2011 елда безгә кайтканда өлкәненә – 9, аннан соңгыларга – 7, 4 һәм 1 яшь тә 6 ай иде. Өлкәннәренең берсе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә, икенчесе Казанда югары уку йортында соңгы курста, өченчесе Арча педагогия көллиятендә укый. Ә төпчеге Денис Лексинны районда күпләр беләдер, җырларга ярата ул, район сәхнәләрендә дә чыгыш ясый. Өйдә дә гел җырлап кына йөри. Кечкенәдән Укучылар сараена җыр түгәрәгенә йөрде, хәзерге вакытта сәнгать мәктәбендә баянга йөри”, – дип сөйли.
erid:2Vtzqwy9AuJ
Балалар шактый исәйгәч, өлкәннәр үсәр дә чыгып та китәрләр, дип уйлап, тагын ике бертуган ятимне сыендыра гаилә. Ә 2023 елда үзебезнең районнан 4 бертуганга гаилә җылысын бүләк итәләр. Бүгенге көндә балаларның 5се мәктәптә укый, икесе балалар бакчасына йөри. Һәр баланың туган көнен бергә җыелышып уздыру гадәте яши гаиләдә. Әнә шундый гаилә бәйрәмнәрендә балалары, оныкларының (ә алар һәммәсе 19!) шатлык хисләреннән җаннары ял итә әти-әнинең. Ислам дине бала тәрбияләүнең иң саваплы эш икәнен әйтә. Кем ятим баланың башын сыйпаса, Аллаһ чәч бөртеге кадәр савабын бирер, диелә хәдистә. Олы йөрәкле Хәбибрахмановларның изгелеге чиксез әҗер-савапларга лаек. Балаларны ихластан яратып тәрбияләмәсәләр, аларның чын күңелдән әйтелгән “әни, әника”, “әти” дигәннәрен ишетеп яшәрләр идемени?
“Бу гаиләгә тәүлекнең кайсы вакытында килсәң дә, йортта рәхәтлек, тынычлык, өстәл тулы нигъмәт, һәр бала гаилә җылысында үз эше белән мәшгуль. Балалар өлкәннәрне хөрмәт итеп яши, гаиләнең тәрбия кануннарын санлыйлар. Мәсәлән, телефон мәсьәләсендә генә дә, 21 сәгатьтә һәр бала телефонын әниләренең йокы бүлмәсенә кертеп куя да, йокларга әзерләнә”, – ди Рафия Яруллина.
Тагын шунысы ихтирамга лаек – рус милләтеннән булган балаларны татар теленә өйрәтеп, туган телебездә аралаштырып үстерәләр. Балалар татар теле буенча олимпиадаларда катнаша. “Телефонда смсларны да татарча язышабыз, – ди Луиза апа. – Балаларның әйбәт булуларына шатланабыз, хәтта яратып йөргән кызлары булуына да куанабыз, киләчәккә өметләнәбез бит”. Балалар гомер буе үзләренә наз, гаилә җылысы биргән нигезне онытмыйча, бу йорт аларның яратып кайтып йөри торган җире булсын, ә Хәбибрахмановлар аларның хөрмәтен, рәхмәтен тоеп яшәсен иде.
Розалия САФИНА
Балалары – тормыш бизәкләре
Арчада яшәүче Хәбибрахмановлар 10 балага гаилә җылысы бүләк иткәнУзган атнада районда юридик консультация көне узды. Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында Луиза Хәбибрахманова да бар иде.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/balalary-tormys-bizaklare