Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча районы волонтерлары Казан арты музеена җыелды
Волонтерлар көне уңаеннан төрле юнәлешләрдә ирекле ярдәм итүче арчалылар очрашты
Бүген, 5 декабрьдә, мохтаҗларга ярдәм итүче олы йөрәкле волонтерларны Казан арты музеена җыйдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу җылы очрашуда күңел түрендә булган хис-кичерешләр яңартылды, башкарылган игелекле эшләр барланды.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова да катнашты. «Монда утырган һәркем үзе белән горурланып яшәргә хокуклы. Үзегез генә түгел, балаларыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, күршеләрегез, авылдашларыгыз да сезнең белән горурлансын. Чөнки сезнең илебезнең икътисади һәм социаль үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Район башлыгы исеменнән һәм үземнең исемнән сезнең башкарган эшегез, зур йөрәгегез өчен ихлас күңелемнән, башымны түбән иеп, рәхмәт әйтәм», – диде ул.
Залда үзенең эшеннән, гаиләсеннән, кызыксынуларыннан тыш, башка кеше гомере өчен дә җан атып яшәүче кешеләр җыелган иде. Алар һәркайсы үзенең эшчәнлеге һәм күңелен борчыган уйлары белән уртаклашты.
Мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүче «Ак чәчәкләр» төркеме кызлары Лилия Шафикова һәм Резеда Хөснетдинова, махсус хәрби операция башланган көннән күп тапкырлар әлеге зонага ярдәм илтеп, зур эшләр башкарган Илнур Яруллин, мобилизация игълан ителгән көннән үз төркемнәрен булдыручы «Волонтеры Победы» төркеме вәкилләре Алинә Латыйпова, Гөлия Гарифҗанова, Алсу Нурмөхәммәтова, Фәрит Әхмәтов, Диана Гыйззәтуллина, Юлия Гайнетдинова, Яңа Кенәр волонертлары Рашат Салихҗанов, Таһир Шакиров, Алсу Гарипова, Вагыйзә Әгүләмова, Фәния Шәрәфиева, Гөлнур Гайнуллина, Зөлфия Нугаева, район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм аның төркемендәге ханымнар – һәркайсының башкарган эшләре хөрмәткә лаек.
https://rutube.ru/video/56a0cec0184f5746c33f3926f3947003/?r=plemwdГөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raiony-volonterlary-kazan-arty-muzeena-yeldy