|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.12.2024
Арча батырларын данлады
Бүген 11 декабрьдә Арчада “Арча батырларын данлый“ дип аталган алдынгылар слеты булды
Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул хезмәт алдынгыларына, җитәкчеләргә, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбызны тәбрикләде. Барлык якташларыбызның исән-имин кайтуларын теләде.
Алдынгы комбайнчыларга, механизаторларга, терлекчеләргә, башка тармакларда эшләүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле, районыбыз һәвәскәрләре чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-batyrlaryn-barlady
