![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча педагогика көллиятенең спорттагы уңышлары
Арча педагогика көллияте уңышлары
Афәрин, көрәшчеләр!
Мамадышта махсус һөнәри уку йортлары арасында көрәш ярышлары узды. Арча педагогия көллияте студентлары зур осталык күрсәтеп, 2 призлы урынны яуладылар. Шәхси беренчелектә: 70 кг авырлыкта Райнур Фәйзрахманов – 1нче урын, 100 кг нан югары Булат Шакиров – 1нче урын, 60 кг- Денис Филиппов - 2 нче урын, 90 кг – Динияр Моратов – 1нче урынны алды. Команданы тренер Фәнис Зарипов әзерләде. Котлыйбыз!
Беренче урын!
Казанда махсус һөнәри уку йортлары арасында беренче тапкыр тег-регби буенча республика беренчелеге узды. Көллият тарыхында беренче тапкыр яңа төр булуга карамастан, кызлар командасы барлык көндәшләрен дә җиңеп, 1нче урынны яуладылар. Афәрин, кызлар!
Теннисчылар чемпион!
Алексеевскида махсус һөнәри уку йортлары арасында өстәл теннисы буенча финал ярышлары узды. Педагогия көллиятенең кызлар командасы зур осталык күрсәтеп, чемпион булдылар. Көллият данын Азалия Калачова, Ясминә Ногманова һәм Регина Ахкямова якладылар. Команданы Эльвира Хәбибрахманова эзерләде. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
Зиннур Сәгыйтов, физик тәрбия җитәкчесе.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-pedagogika-kolliiatenen-sporttagy-unyslary