События

Арча районында Мәрҗани укулары үтте 07.02.2025

Арча районында Мәрҗани укулары үтте

Анда Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба районы, Казан, Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.

Гыйнвар ахырында бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә Сферум платформасы аша V Районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары оештырылды.

Укуларда мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба районы, Казан, Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлык фәнни һәм иҗади эшләр жюри тарафыннан тикшерелде. Иң яхшы дип табылган эчтәлекле, темага туры килгән бай материал тупланган 176 эш икенче турга узды. Җиңүчеләр Мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтен, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр.

Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

Бу хакта район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина хәбәр итә. 


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynda-marani-ukulary-utte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение