![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Егетләр район халкына сәлам әйтеп, рәхмәтләрен тапшыруны сорадылар»
Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операция барган зонада сугышчан бурычларын үтәүче якташларыбыз янына дүртенче тапкыр барып кайтты.
Бу баруыбыз башкаларыннан күпкә аерыла иде, – диде район башлыгы. – Билгеле булганча, 2025 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан “Ватанны саклаучылар елы“ дип игълан ителде.
– Без аны районда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрү өчен әзерләнгән гуманитар колоннаны озату белән ачып җибәрдек. Әлеге колоннаны туплауга өлешләре кергән һәркемгә тагын бер тапкыр зур рәхмәт! Халкыбызның шундый бердәм булуы аеруча шатландыра. Безнең белән хуҗалык җитәкчеләре Рәүф Гыйлаҗетдинов, Айдар Сабиров, Рәдиф Закирҗанов, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин, волонтерлар Илнур Яруллин, Рашат Салихҗанов, Гарифулла Әхмәтгалиев бар иде. Илнур Яруллин бу зонада күп тапкырлар булды, ул ике арада даими йөреп тора. Шулай ук Яңа кенәрләр бик актив, алар гуманитар колоннада да бар иде, – диде Илшат Нуриев. – Бу юлы “ГАЗ-66“, “Шевроле-Нива“, “УАЗ“ машиналары алып барып тапшырдык. Барганда юлларның яхшыруына игътибар иттек. Якташларыбыз безне бик шатланып каршы алды. Аларның яшәү шартлары белән таныштык. Егетләрнең кәефе әйбәт, алар бурычларын яхшы аңлый. Командирлары белән дә очрашып сөйләштек, дүрт госпитальдә булдык, алып килгән әйберләрне, күчтәнәчләрне калдырдык. Егетләр безнең бар әйбер дә бар, дип әйтә. Әмма өйдә әзерләнгән ризыклар безгә өй җылысын алып килә, диләр. Район халкына сәлам әйтеп, рәхмәтләрен тапшыруны сорадылар.
Бу вакытта шактый якташыбыз алгы сызыкта булган, билгеле, алар белән очраша алмаганнар. Әмма командирлары тиешле әйберләрне мөмкинлек булу белән тапшырабыз, дип ышандырганнар. “Соңрак шулай эшләгәннәрен күрсәтеп видеохисап җибәрделәр“, - ди район башлыгы.
“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов: «Егетләребезнең кәефләре күтәренке икәнлеген күреп шатланып кайттык. Якташларның килүе безгә яңа көч бирә, диләр. Үзләренең шартларын мөмкин кадәр уңайлатып, җиңү көнен якынайту өчен барын да эшлибез, диләр. Безнең ярдәмнең киләчәктә дә бик тә кирәклегенә инанып кайттык».
“Казанка“ ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров: «Алган тәэсирләр көчле. Якташлар безне күргәч бик куаныштылар, зарланмыйлар, дисциплина нык, дигән фикер калды. Качаклар лагеренда булу күңелләрне кузгатты. Азат ителгән урыннарда тормыш җайлана. Матди яктан да, рухи яктан да ярдәмне дәвам итәргә, дигән уй белән кайттым».
Ильяс Фәттахов