![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

“Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезоны старт алды
Проект районыбыз балалары белән туган җирлегебезнең тарихын өйрәнеп, саклап, киләчәк буынга тапшыруга юнәлтелгән.
14 февраль көнне “Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезонына старт бирелде. Бүгенге көндә Арчаның истәлекле урыннары, авыллары тарихына багышланган 89 видеоролик әзерләнде. Видеороликларның 63е авыллар тарихына багышланган.
Тантананы медиафорумнан башлау ачылышның традицион өлешенә әйләнеп бара. Быелны да биредә мәртәбәле кунаклар һәм мәктәп балалары катнашында җанлы әңгәмә узды, яңа сезонга планнар каралды. Ачык микрофонда “Төбәкне өйрәнү һәм социаль мәдәни тикшеренүләр” бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Римма Садыйкова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов, Арча районы мәгариф идарәсенең баш белгече Ирина Глазкова, проектның җитәкчесе, Арча Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин катнашты. Әңгәмәне “Казан арты“ тарих-этнография музееның бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин алып барды. Мәктәп укучылары тарафыннан кара археологларга кагылышлы, проектның грантсыз калган очракта киләчәк язмышы, экспедициядә юлыгырга мөмкин кызыклы табылдыклар турында сораулар бирелде.
Чараның икенче өлешендә осталык дәресләре уздырылды. Тарихи видеоролик сценраийларын язу, төрле мәгълүмат чыганакларын анализлау аша Арча тарихын өйрәнү, актерлык осталыгы, фото-видео әзерләү интерактив мәйданчыклары тәкъдим ителде. Спикерлар буларак социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының “Телевизион журналистика” юнәлеше студенты Валерия Котова, Казан дәүләт университетының татар теле һәм журналистика факультеты студенты Әнвәр Мөхетдинов, Россия ислам институтының журналистика факультеты студенты Эмиль Галимҗанов, “Казан арты“ тарих-этнографик музееның бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин чыгыш ясады.
Катнашучыларның төп максаты – осталык дәресләреннән алган тәҗрибәләрне кулланып, бирелгән ике сәгать эчендә проект булдыру һәм аны жюри комиссиясе алдында яклау иде. Команда эше булганлыктан, биредә вазыйфалар бүленгән, һәр кеше җаваплылык хисен тоя. Конкуренция көче турында әйтеп тору артык, 76 укучының һәммәсендә – җиңү теләге.
Лесхоз мәктәбенең Себер тракты тарихы, Яңа Кырлай укучыларының Г.Тукай музей комплексы, Арчаның икенче номерлы мәктәбенең Коммуна урамы турындагы эчтәлекле проектлары аерата кызыксыну хисе уятты.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 19 команда арасыннан 10 җиңүче билгеләнеп, мәктәпләргә 3000 сумлык сертификат тапшырылды.
Азалия Сабитова, “Нур” телестудиясе укучысы
Фотолар: https://vk.com/album-185727872_306126361
Җиңүчеләр исемлегенә кертелгән командалар һәм алар яклаган проект атамалары:
1. Яңа Кишет мәктәбе – “Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның Иске Кишеттә урнашкан музей йорты”
2. Арчаның 2 нче мәктәбе – “Комунна урамы тарихы”
3. Иске Чүриле мәктәбе – “Штерә авылы тарихы”
4. Урта Курса мәктәбе – “Безнең җирдә Тукайның эзләре”
5. Лесхоз мәктәбе – “Арча районы Себер тракты тарихы”
6. Шушмабаш мәктәбе – “Үгез-Елга авылы тарихы”
7. Арчаның 7нче мәктәбе – “Төбәк-Чокырча авылы тарихы”
8. Сикертән мәктәбе – “Гөберчәк авылы тарихы”
9. Яңа Кенәр мәктәбе – “Югары Оры авылы тарихы”
10. Яңа Кырлай мәктәбе – “Г.Тукай музей комплексы”.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/min-arca-balasy-proektynyn-altyncy-sezony-start-aldy