События

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 07.03.2025

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!

Бүген, 7 март көнне якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 

Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов - 1941 елның 7нче  мартында Арча районының Курса-Почмак авылында туа. Казан музыка училищесен тәмамлаганнан соң (1967), ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә солист, 1998 елдан хор төркемендә педагог-репетитор булып эшли. Халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты.

Иҗаты

Хор өчен эшкәртелгән татар халык җырларын («Туган тел», Г.Тукай шигыре; «Уракчы кыз», Н.Исәнбәт шигыре; «Уел», «Кара урман», «Рәйхан» һ.б.), татар композиторлары Р.Яхин («Сорнай моңы», М.Хөсәен шигыре), А.Монасыйпов («Хәдичә», М.Җәлил шигыре) әсәрләрен һәм музыкаль-хореографик композицияләрдә («Аулак өй») ялгыз башкара.

Уникаль киң диапазонлы, сирәк очрый торган тембрлы лирик баритон тавышка ия. Әхмәтҗановның башкару манерасы интонацияләрнең чисталыгы, милизмнарга бай булуы белән аерылып тора.

Чыганак: https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/iskusstvo/muzyka/personalii/hmtanov-shamil-sabir-uly Онлайн - энциклопедия Tatarica



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение