|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.03.2025
Арча чаңгычылары шәп чаба!
Сарманда, махсус һөнәри уку йортлары арасында, чаңгы буенча финал ярышлары булды. Арча педагогика көллияте командасы зур өстенлек белән, барлык көндәшләрен дә узып, I урынны яуладылар. Шәхси зачетта Подкопаев Глеб - I урын, Хаматов Евгений – II урын, Сабирова Зилә - II урынны алдылар. Көллият данын шулай ук Трофимов Иван, Сәлахиев Ислам, Җиһаншин Айнур якладылар.
Команданы тренер Рамил Гыйләҗиев әзерләде.
Физик тәрбия җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-cangycylary-sap-caba
