![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Түбән Мәтәскәдә хәзер дзюдо белән дә шөгыльләнәләр
Узган шимбәдә Түбән Мәтәскәнең яңа ачылган спорт залында «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров призына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
- Көрәш буенча соңгы елларда безнең район алдынгы урыннарда. Бу , иң беренче чиратта , сезнең, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим, - диде яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп район башлыгы Илшат Нуриев.
Спорт чараларында район данын яклап чыгыш ясаучы укучыларның әти-әниләрен хөрмәтләү матур традициягә әверелде . Бу көнне дә аларның кайберләренә Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды . Алар: Россия чемпионы, 2 ел рәттән Татарстан республикасы чемпионы Фәнис Фәсхетдиновның әнисе Раймә Илсур кызы;
Россия һәм Татарстан республикасы чемпионы Илсаф Йосыуповның әнисе Наилә Илнур кызы;
Татарстан Республикасы чемпионы Газинур Шиһаповның әти-әнисе Газыйм Шәйхи улы һәм Алсу Абдрахман кызы.
Федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров шундый ук Рәхмәт хаты белән әлеге күркәм спорт залын булдыруда башлап йөргән һәм шушы бәйгене оештырган "Казанка" хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировны да бүләкләде.
- Арчада көрәшнең шулай популяр булуында тренерлар белән әти-әниләрнең генә түгел, ә хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең дә роле зур. Алар да шулай ел дәвамында ярышлар уздырып яшь көрәшчеләргә даими шөгыльләнеп торырга һәм осталыкларын чарларга этәргеч бирә, - диде Марсель Таһиров бәйгене ачу тантанасында.
Турнирны оештыручы Айдар Сабиров та спортчыларга , аларның әти-әниләренә һәм тренерларга рәхмәт белдерде.Барыбызны да шаккатырып ул тагын бер яңалык та җиткерде әле. Монда киләчәктә яшьләр милли көрәш һәм бокс белән генә түгел, хәтта дзюдо белән дә шөгыльләнә алачак икән. Иң кызыгы шунда - бокс тренерына өстәмә хезмәт хакын хуҗалык үзе түләячәк. Мондый җитәкчеләр булганда районыбызда спорт тагын да киңрәк колач җәячәгенә шик юк!
Әлеге бәйгегә килгәндә , анда балар бакчаларына йөрүче сабыйлардан башлап инде шакттый зур җиңүләр яулаган яшүсмер егетләргә кадәр барысы 122 көрәшче бил алышты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Балалар бакчалары +1 класс: