События

Арча районында өченче гуманитар колонна әзерләнә 10.04.2025

Арча районында өченче гуманитар колонна әзерләнә

Соңгы көннәрдә районның яңа җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗалыклар белән танышып йөрде. Үзе әйткәнчә, Арча районы аның өчен моңарчы да чит түгел иде.

Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә дә районыбызда еш була иде.
Алмаз Габдерәүф улы хуҗалыкларда булганда терлекчелек тармагын  үстерүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Соңгы вакытта сөт бәяләре әйбәт, көндәлек акча да шуннан керә. Киләчәкне уйлаган җитәкчеләр заманча сөтчелек комплекслары төзеп бик дөрес эшлиләр. Чөнки кадрлар мәсьәләсе дә елдан-ел кискенләшә бара.

Бу юнәлештә “Ак барс“ агрокомплексы“, “Яңарыш“, “Кырлай“, “Казанка“ ширкәтләрен үрнәк итеп китерергә була. “Северный“ ширкәте 4200 сыерга исәпләнгән комплекс төзүгә кереште. “Кызыл Яр“ ширкәтендә яңа комплекс әзер, апрель ахырында терлек кертергә җыеналар. “Яңарыш“ ширкәтендә робот ярдәмендә сыер сава башлыйлар. “Курса МТСы“, “Кишет“, “Ватан“ ширкәтләрендә дә яңа комплекслар төзү эшләре башлана.

Район хуҗалыклары хәзерге вакытта тәүлеккә 250 тоннадан артык сөт савалар. Район җитәкчесе сөт җитештерүне тагын да арттыру бурычы куйды. Моның өчен үсемлекчелеккә игътибарны арттырырга, ныклы азык базасы булдырырга кирәк. 

“Казанка“ ширкәтендә быел, механизаторлар иминлеген кайгыртып, аларга яктылык кайтаргыч жилетлар бирделәр./ Автор фотосы

Алмаз Габдерәүф улы урыннарда булганда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек, Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыру турында да сөйләште. 





9 апрельдә район җитәкчесе махсус хәрби операция зонасына өченче берләштерелгән гуманитар колонна җибәрүгә әзерлеккә багышланган киңәшмә уздырды. Ул Арча районының моңарчы да гуманитар ярдәм оештыру буенча бик актив эшләвен билгеләп үтте. Бу эшне дәвам итәргә кирәк.

Киңәшмәдә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар да катнашты. Бергәләп киңәшкәннән, фикерләшкәннән соң гуманитар колоннаны әзерләп, 26 апрельдә шәһәрнең үзәк мәйданында 15 сәгатьтә тантаналы итеп озатырга, дигән карарга килделәр.
Әйдәгез, һәрберебез бу игелекле эшкә үз өлешебезне кертик, бердәм булыйк!


Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynda-ocence-gumanitar-kolonna-azerlana


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение