События

Районда өмәләр дәвам итә 17.04.2025

Районда өмәләр дәвам итә

Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Районыбыз коллективлары үз территорияләрен чистарту белән беррәттән “Экояз – 2025” бәйгесендә актив катнаша. Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе коллективы да, мәктәп территориясеннән тыш, авыл территориясен дә җыештырды.

“Чисталык һәм тәртип урнаштыруны дәвам итәбез. Акция һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар һәм укытучылар авыл территориясендә өмә үткәрде. Алар бердәм булып чүп-чарны җыйды, узган елдан калган коры үләннәрне тырмалады. Авылыбыз чистарып, матурланып калды”, – дип хәбәр итә Ашытбаш урта мәктәбе коллективы.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raionda-omalar-davam-ita


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение