![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Авыл халкының бердәмлеге, бер-берсенә ихтирамы менә шундый очракта беленә
Ааңлашып яшәргә һәм эшләргә язсын!”
Чиканас авылы халкы уртак көч белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әйберләр алырга 49000 сум акча җыйган. Бу изге эшкә 64 кеше үзеннән өлеш керткән. “Ярдәм акчасы җыюны китапханәче Алсу Хаҗинуровна төгәл итеп алып барды, – дип хәбәр итте безгә Халидә Вафина. -- Чиканас халкы узенең иманлы, игелекле, бердәм икәнен тагын бер кат раслады. Авыл халкының бердәмлеге, бер-берсенә ихтирамы менә шундый очракта беленә дә инде. Ил-җирләребез тынычланып, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калыйк! Бездән барган ярдәмнең аларга файдасы булсын! Бердәмлек - күл күчерер, ди. Шулай бер-беребезне хөрмәтләп, аңлашып яшәргә һәм эшләргә язсын!”
26 апрельдә районнан махсус хэрби операциядэ катнашучы егетләргә ярдэм колоннасы озатылды. “Биш авыл халкынын бердәмлеге, тырышлыгы белэн жыйналган 161000 сум акчага без тиз арада заказ биреп кирәкле әйберләрне кайтарттык һәм ярдэм колоннасына биреп жибэрдек. Сатып алынган барлык инструментлар һәм башка кирәкле әйберләр ике егеткә – Салават Шамсетдинов белән Алмаз Исламовка исемләп җибәрелде. Жыйналган акчанын калган 18550 сумына маскировка өчен челтәрләр үрергә материал сатып алабыз”, – диде Халидә ханым.
Аннан Чиканастан “САД ПАМЯТИ” утырткан кызлардан хәбәр алган ул – мәктәпләргә кирәк булса, кедр агачларын бушка бирәбез, дигәннәр.