События

Арчаның 2нче мәктәбендә 1975, 1985, 1995, 2005, 2015нче елны мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашты 03.05.2025

Арчаның 2нче мәктәбендә 1975, 1985, 1995, 2005, 2015нче елны мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашты

Мәктәпнең бүгенге укытучылары кичәге укучылар белән элемтәгә чыктылар.

Алар 3 майда буласы очрашуга чакырдылар. Фотолар сорадылар. Һәм менә килеп җитте ул көн. Көндезге сәгать 12гз мәктәпкә җыелдылар.Мәктәп яны сыйныфташларның күрешүләреннән шау-гөр килеп торды. Фойеда фотолардан торган стендлардан сабакташлар үзләрен эзләделәр. Аннан икенче катка күтәрелделәр. Ә анда коридор очрашуга килүче юбилярлар белән тулган иде. Мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина кунакларны сәламләде. Мәктәп укучылары бик матур концерт күрсәттеләр. Аннан сүз заманында шушы мәктәптә укыган кунакларга бирелде. Алар үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт әйтеп, сыйныфташлары турында сөйләделәр. Очрашу бик матур булды. Сыйныфташлар үзләре укыган классларда булып, фотоларга төшеп, бик күңелләре булып, бергәләп чәй өстәле - рестораннарга таралыштылар.


Румия Саттарова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-2nce-maktabenda-1975-1985-1995-2005-2015nce-elny-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение