![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сугыш ветеранын тәбрикләде
Бүген район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногмановны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләп аңа Татарстан Рәисе һәм үзенең котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Алмаз Габдерәүфович Ногман агага рәхмәт белдереп аңа тазалык-саулык, озын гомер һәм тагын бик күп Җиңү бәйрәмнәрен каршылавын теләде. Сугыш ветераны, үз чиратында, үзен шулай хөрмәтләүләре өчен республика һәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде. Ул район җитәкчесе белән сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар истәлеге белән дә уртаклашты.
Хәзерге көндә Арчада гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов Субаш-Аты авылында туып үскән.
1944 елда 18 яше дә тулмаган егетне армия сафларына алалар. Башта Ульяновск өлкәсендә хемәт итә, аннан соң Владивостокта уку отрядында була. “Владивостокка поездда бер ай алып бардылар безне, – дип сөйли сугыш ветераны. – Фронтка баручы эшелоннарга юл бирә идек. Алар киткәч кенә юлны дәвам иттек. Ашау юк, 2-3 көнгә бер ашханәгә алып баралар иде, анда 1 телем ипи, 2 кешегә 250 грамм солы концентраты бирәләр. Шуны пешереп ашый идек. Өреп киптергән кебек булдык”.
Бөек Җиңү хәбәрен дә Владивостокта каршы ала Тәлгать абый. Тик туган якларга әле тиз генә әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа. “Владивостокта безне корабльдә хезмәт итәргә өйрәттеләр. Япон сугышы тәмамланып 1-2 көн үткәч, безне Кытайга, Порт-Артурга җибәрделәр. 6 елдан артык корабльдә хезмәт иттем”. Армия хезмәте 1952 елда гына тәмамлана Тәлгать абыйның.
Аннан соңгы еллар да җиңелләрдән булмый. Туган авылына кайткач, 1 ел клуб мөдире булып эшләп ала ул. “Бер ел ял иттем”, – дип шаярта ветеран. Аннан соң Казахстанга китеп, машина төзелеше заводында эшли. Язмыш Тәлгать абыйны шахтага да ташлый. Анда ул дүрт ел эшли. Биредә ул үзенең гомерлек ярын да очрата. Зәй кызы Гөлсинә белән тормыш корып җибәрә алар. Шахтада бераз мая туплагач, гаилә туган якларга кайтып урнаша. “Шахтада эшләгән акчага Арчадан шушы йортны сатып алдым, – ди Тәлгать абый. – Ниятем изге иде. Әти-әнине үз яныма алып, шушында тәрбиялисем килде. Гаиләдә өч кыз арасында бердәнбер ул буларак, мин моны үземнең бурычым дип санадым. Тик өлгерә генә алмадым. Әти дә, әни дә китеп бардылар”.
30 елдан артык коммуналь хуҗалыкта шофер булып эшли Тәлгать ага. “Нинди генә эшләргә йөртмәделәр. Каршы килә белмәдек, эшләдек тә эшләдек.Пенсиягә чыккач та тиз генә җибәрмәделәр әле мине”, – ди ул.
Бүгенге тормышына шөкер итеп, Арча үзәгендәге йортында гомер кичерә ветеран.Кызганыч, бүген гомер иткән тормыш иптәше дә янәшәсендә юк инде. Түбән Камада яшәүче бердәнбер улы Фәрит әтисен карарга дип махсус Арчага кайткан.
Алмаз Габдерәүфович саубуллашканда Тәлгать агага тагын бер кат сәламәтлек теләп аны 9 майда Арчада узачак Җиңү парадының иң кадерле кунагы буларак көтеп калуын әйтте.
Исрафил Насыйбуллин