![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Арча үзәк китапханә-сендә күп китаплар авторы Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Роза ханым туган җирен, туган төбәгенең табигатен яратучы, аларны шигырьләрендә тасвирлаучы каләм остасы буларак таныш. Бу китабында да тормышның матурлыгына сокланып язган әсәрләре урын алган.
– Бу китапка Роза ханымның гомер юлында күргән шатлык-лы да, моңсу да үткән тормышы, гомер көзләрендә яшьлеген сагынуы, югалтуларның ачы газабы тасвирланган, күңел җепләренең иң нечкә хисләре белән үрелеп язылган мәгънәле шигырьләре, республикабызның төрле газета-журналларында басылып чыккан мәкаләләре тупланган, – диде кичәне оештыручы һәм алып баручы Дилә Абдуллина. – Китап авторының узган гомер юлы каршылыклы булса да, бик дөрес, матур үтелгән. Ул аны каләме аша районыбыз халкына җиткерә барган.
Роза Шәйхетдинова Чөмә-Елга авылында 1941 елда туа. Балачактан тырыш, сәләтле бала була. Мәктәпнең көзгесе дип йөртә аны директор, укытучылары үрнәк итеп куя. Кыз җиденче сыйныфны бишлегә генә тәмамлый, аннан Сеҗе мәктәбендә укый. Активистка була. Укытучы булу хыялы белән яна. Тик ул вакытта мәктәпне тәмамлаучыларны өч ел колхозда мәҗбүри эшләтү турында карар чыга. Өч кыз авылда кала. Розаны анда да тик тотмыйлар. Комсомол оешмасы секретаре буларак, кызга бик күп эш йөкләнә. Бер ел терлекчелектә эшләгәннән соң ул Арча педучилищесына укырга керә. Тәмамлагач Кама Тамагы районында укыта. Ринат исемле егет белән тормыш корып җибәрә. Арчага кайтып, икесе дә район мәдәният бүлегенә эшкә урнаша. Яшь ханым мәдәният эшенә чума. Ирен югалта. Балалары, оныклары аңа яшәргә көч бирә.
Роза ханым күптәннән лаек-лы ялда. Әмма йөрәге мәңге яшь аның. Ул тормыш матур, яшәү ямьле, дияргә ярата. “Сагыш җилләре” китабында да аның тормыш матурлыгына сокланган шигырьләре зур урын алган. Ул аларда үзенең бөтен уй-хисләрен, күңелен ача. Арчаның элекке вакытын да күргән кеше буларак, ул аның бүгенгесенә соклануын белдерә. Гомумән, Роза апаның шигырьләре дә шундый матур, һәр җөмләсе генә түгел, сүзләреннән дә көй агыла сыман. Рәхәт аның язган әйберләрен уку. Күңелгә ниндидер бер тынычлану, кайчагында шатлану бирә. Кайберләре ерак үткәннәргә алып китеп, йөрәкне ешрак тибәргә мәҗбүр итә. Бу көнне дә Роза Шәйхетдинованың яңа китабыннан өзекләр укыганда шуларны уйлап утырдым. Ә үзе сөйләгән шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, иҗатына гашыйк кешеләрнең, хезмәттәшләренең, дуслары-ның, гомумән, Роза апаны якын итүчеләрнең мактау сүзләре кичәне тагын да бизәгән кебек тоелды. Сугыш темасын үз эченә алганнары тетрәндерде, әтисез үскән сугыш чоры баласының язмышын күз алдына китереп
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/utkannarne-barlyi-a-alar