События

«Әлифба» музеенда тарихка язылып кала торган очрашу 22.05.2025

«Әлифба» музеенда тарихка язылып кала торган очрашу

Арча педагогика көллияте каршындагы “Әлифба” музеенда Харис Салихов студентлар белән очрашты.

Язучы, сугыш ветераны, фән эшлеклесе, академик, отставкадагы милиция полковнигы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис Салиховка 98 яшь.

81 ел элек училищеда укыган. “Әлифба” авторы Рәмзия Вәлитованың укучысы булган. 1944 елда, икенче курста укыганда сугышка алынган.

– Ул вакытта училище Үрнәктә иде. Балтач районының Чутай авылыннан мин. Минем кушаматым да Чутай иде. Тукай бүләге биргәндә Арчага килдем мин. Яңа Кырлайга. Шунда бер әби яныма килде дә: “Син педучилищеда укымадыңмы”, – дип сорады. Аннан: “Бик тә зәгыйфь, сипкелле бер малай бар иде. Яхшы укыды ул үзе. Исеме Чутай иде. Синең исемең ничек?” – дип сорады. Мин Харис, дигәч, син түгел икән алайса, ялгышканмын, дип китеп барды, – диде Харис Салихов.

Кызы Фәридә ханым белән килгән иде ул. Мөнәсәбәтләре сокланырлык. Бер-берсенә әтием, матурым, дип кенә дәшәләр. Харис абый үзе, күз тимәсен, сөбханалла әле. Сәгать ярымнан артык эх тә итмичә сөйләде, әллә кайчангы вакыйгаларны, хәтта аерым эпизодларны бүген булгандай искә төшерде, шаяртып та алды. Студентларның сорауларына төгәл итеп җавап бирде.

– Сугыш турында гомерем буе онытмыйм. Сугышның һәр мизгеле үлем белән тереклек өчен көрәш. Без, татар егетләре, яшеренеп намаз укый идек. “Алла сүзен әйтә күрмә, төрмәгә ябарлар”, – дип кисәтеп җибәрде әти. Шуңа авыз эченнән генә укыйбыз. Бервакыт командир Сорокин килде дә: “Нәрсә мыгырдыйсыз?” – дип сорады. “Әнә өстә утыра бит (Алла дияргә ярамый). Үлмәс өчен шуннан сорыйбыз. Өлкән сержант Сорокин да үлмәсен, дип сорыйбыз”, – дидем. Ул да, мин дә елап җибәрдек. Җиңүнең төп сәбәбе дә бердәмлек булды, – диде ул, аннан Карпат тауларында булган эпизодны, һаман да шул Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычы нәтиҗәсендә исән калуын, соңыннан Харьковта, Мәскәүдә хәрби уку йортында белем алуын, бер реферат язганнан соң “артык акыллы булганы өчен”  аннан чыгаруларын, Чутайга кайткач, Чепьяга чакырып алып, райкомда эшли башлавын, югары партия мәктәбендә укуын искә төшерде.

– Белемсезләр арасында аз гына белемле идем мин. Шуңа кайда булсам да макталдым, югалып калмадым. Аннан милициягә кердем. Бер җинаятьне ачкан өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләндем. Авторитет китте, – диде Харис Салихов. – Минем тормышымда беренче юл күрсәтүчеләрем әнием һәм әтием булса, соңыннан хатыным кушылды. Андый хатынны беркем беркаян да таба алмаячак. Өйләнүем ничек булды, дип сорагыз. “Бөтен малайлар өйләнеп бетте. Әйдә, өйлән. Әнә авылга укытучы кыз кайтты. Алып кайт шуны”, – диде әти. Сугышка киткәндә гомер буе әти сүзен тыңлармын, дип әтигә сүз биргән идем. Кире чигенү юк. Киттем мәктәпкә, өстерәп диярлек алып кайттым. Ул минем бөтен бәхетемнең нигезе булды.

– Таңсылу исемле иде ул, – диде авылдашы, туганы Әминә Гаффарова. – Харис абый Таң дип кенә йөртте. Ике балалары Илдар белән Фәридә туды.

Харис Салихов “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары”, “Дин һәм фән” китаплары өчен Г.Тукай бүләгенә ия була. “Дин һәм фән” китабы өчен аңа академик исеме бирелә һәм ул орден белән бүләкләнә.

“Әлифба“ музеенда Харис әфәнде беренче тапкыр. Әмма Рәмзия Вәлитованы яхшы белә. Ул – аның укытучысы.

– Соңгы тапкыр мин аны Арча урамында күрдем. “Хәрби комиссариатка чакырдылар. Сугышка китәм”, – дидем. Ул миңа бер китап бирде. Ул китап сугышта да минем белән булды, – диде.

Очрашуга да ул әлеге китапны алып килгән иде. Дары исе килмәсә дә, еллар үтеп саргайган китапның аның өчен бик тә кадерле булуын аңладык. Ә үзе язган китапны ул музейга һәм көллияткә бүләк итеп тапшырды.

– Бу тарихка язылып кала торган очрашу булды, – диде көллият директоры Гөлнара Гарипова аңа олы рәхмәтен белдереп.

– Булачак укытучыларны алда зур сынаулар көтә. Чөнки бүген тәрбия мәсьәләсе бик нык какшый. Бу һөнәрне сайлагансыз икән, димәк, юкка түгел. Уңышлар телим сезгә, – диде Харис Салихов студентларга.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/alifba-muzeenda-tarixka-iazylyp-kala-torgan-ocrasu


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение