События

Яңа Кенәр мәктәбендә Татарстан Республикасы чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә төбәк шахмат ярышы булды 25.05.2025

Яңа Кенәр мәктәбендә Татарстан Республикасы чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә төбәк шахмат ярышы булды

Турнирда Арча, Казан, Мамадыш, Кукмара һ.б. районнардан, Мари Иле республикасыннан 17 команда составында 50 бала катнашты.

1-5 сыйныфларда укучы кызлар һәм малайлар ярышты. Арчадан Укучылар сарае тренеры Айдар Яхин ике команда белән килде. Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы, шахмат тренеры Таһир Сәмигуллинда  шөгыльләнгән Ташкичү мәктәбе балалары ярышта катнашты. Төбәк турнирына Гөлнараның әти-әнисе Айдар–Флера ханым да кайткан иде. Турнирга район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Дилүс Мостафин килде. Ул шахматчыларны сәламләп, уңышлар теләде. Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов үзе дә монда. Ярышлар тыныч мохиттә, судьялар күзәтүе астында барды. Ярышларның максаты изге – балаларның шахмат уйнау осталыгын күтәрү, ярышка Татарстанның көчле спортчыларын җәлеп итү.

Ярышларның баш судьясы – Мари Иленнән югары категорияле судья Эдуард Данилов: “Шахматчылар арасында Бөтенроссия, Татарстан Республикасы күләмендәге ярыш чемпионнары, призчылары да бар, – дип сөйләде. – Безнең Мари Иле республикасыннан өч команда килде. Мондый турнирлар кирәк. Ярышларда балалар көчле шахматчылар белән очрашып, тәҗрибә туплыйлар, үзара дуслашалар, бер-берсен таный, белә башлыйлар. Шахмат ул баланы тәртипкә, дисциплинага, фикерли белергә, алдан планлаштырырга өйрәтә. Шахмат уйнаган бала тормышта уйламыйча, ашыгыч адым ясамаячак”.

Зур залда ике рәттә балалар тезелешеп утырып, шахмат уйныйлар. Таныш йөзләр: Утар Атыдан Рәниф Мостафин, Арчадан Татарстан  чемпионы Алмаз Гатин... Ул ара да булмады, Алмаз көндәшен – Россия чемпионын җиңеп торып басты. Читкә китеп, үзе белән сөйләштек. “Мин 5нче сыйныфта укыйм, – дип сөйләде ул. – Алты ел инде шахмат уйныйм. Бүгенге  турнир миңа ошый. Көчле көндәшләр бар”. Сөйләшүгә әнисе Римма ханым кушылды. Ул фотоларга да төшереп йөрде. Улы, шахматчылар өчен җанатып йөргән актив әни. “Без күп вакыт төрле турнирларда катнашабыз, – дип сөйләде ул. –  Гыйнварда Костромага Бөтенроссия турнирына барып кайттык. Призлы урын алдык. Анда 440лап шахматчы катнашты. Аннан соң Свердловск өлкәсенә Бөтенроссия ярышына бардык. Казанда ярышлар булып тора. Апрель ахырында Казанда үткәрелгән республика турнирында 15 яшькә кадәрле балалар арасында Алмаз 1нче урынны алды. Июнь башында тагын Казанга Бөтенроссия турнирына барачакбыз. Бүгенге ярышта Мамадыш, Кукмара, Мари Иленнән (алар шулай ук урыннар алып йөреп торалар) көчле көндәшләр бар. Арчалар да хәзер үсә. Турнирлар да күбәйде. Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов, Арча Укучылар сарае ярышларны гел үткәреп тора. Ярышка төрле районнардан киләләр, арчалар үзләре дә баралар. Уйнап бетергәч, шахматчылар бер-берсенә комачау-лап йөрмиләр, шунда ук залдан чыгып китәләр. Һәр турның нәтиҗәсе коридорга чыгарып эленә. Бернинди бәхәс, ризасызлык, аңлашылмаучылык юк”.

Турнир директоры, шахмат сөюче Сөләйман Галиуллин белән сөйләшәбез. “Арча районында төбәкара шахмат турнирларын үткәрү идеясе күптән туды, – дип сөйләде ул. – 2001 елда “Төньяк балкышы” төбәкара турниры үткәрелә башлады. Мин аны Арча районында гына түгел, Балтач, Кукмара һ.б. районнарда да уздырдым. Киров өлкәсенә дә чыгып, Малмыж районында уздырып кайттык. Бүген район җитәкчеләре рөхсәте белән Казанга, республика шахмат федерациясенә язып, алар карары, кагыйдәләр нигезендә районда төбәк турнирын үткәрәбез. Ә турнир директоры итеп мине рәсми рәвештә республиканың шахмат федерациясе билгеләде. Мәгълүматлар Россия шахмат федерациясе сайтына кертелеп барыла”. 

Кумарадан килгән республика категорияле судья, аппеляция комиссиясе рәисе Владислав Абдулов залда шулай ук уен барышын күзәтеп торды. “Ярышка алты бала белән килдек, – дип сөйләде ул. – Яхшы турнир. Көчле балалар җыелды. Чын мәгънәсендә, бу көрәш. Балалар көрәштә чыныга”.

Коридорда тренерлар үз шахматчылары өчен җанатып тора. Арада хатын-кызлар да бар. “Спас районы Өч күл авылыннан өч бала белән килдек, – дип сөйләде тренер Мәдехия Җәлилова. – Арча миңа бик якын. Чөнки Арча педучилищесында укыдым. Яшьлегем шушында үтте. Бүген биредә  ярышлар әйбәт оештырылган. Бер тур үтешкә нәтиҗәләрне коридорга чыгарып эләләр. Хәтта телефонннан онлайн да карап була”.

Туклану мәсьәләсе дә яхшы кайгыртылган иде. Ике тапкыр ашадылар. Сигез турдан соң, шахмат ярышы тәмам. Котлаулар башланды. Бүләкләр мулдан иде. “Акчаны республика шахмат федерациясе, иганәчеләр һәм үзем дә бирдем”, – диде Сөләйман Галиуллин. Без Сөләйман Галиуллинны 60 яшьлек юбилее һәм турнирның уңышлы үтүе белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, шахматта уңышлар телибез. Ә ярышта 1нче  урынны Мари Иленнән Бәрәңге районы, 2нче урынны Мамадыш районы, 3нче урынны Мари Иленнән Бәрәңге районының икенче  командасы яулады. Арча Укучылар сарае командасы 10нчы урында.


Румия Надршина

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kenar-maktabenda-tatarstan-respublikasy-cempiony-gol...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение