События

Якты Көн авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң “Дамир” коесын ачу тантанасы булды 26.05.2025

Якты Көн авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң “Дамир” коесын ачу тантанасы булды

Кәче авылы турысында тимер юл аша чыкканда Дамир Юнысов идарә иткән машинаны Арча ягыннан килгән пассажир поезды бәреп китә. Бу әле  агымдагы елның февраль аенда гына булды. 19 яшен генә тутырган егетнең шулай һәлак булуы бөтен халыкны тетрәндерде.

– “Тимер юл аркылы чыгу урынына төшегез әле”, – дип участок инспекторы шалтыратты. “Нәрсә булды?” – дип сорыйм. “Юк, болай гына”, – ди. Минем улым белән бәйле нәрсәдер булгандыр, дип башыма да килмәде. Ә анда..., – диде егетнең әнисе Фидания ханым күзләрен томалап алган күз яшьләрен эченә йотып. – Күз генә тиде балага. Кешеләр дә шулай ди. Тырыш, эшкә булган, гел елмаеп кына торган, кешеләргә карата ярдәмчел, бик тиз уртак тел таба, олыны олы, кечене кече итә белә торган бик чибәр егет иде. Аның өйгә кайтып кергәне дә булмады. Иртән Әтнә техникумына укырга китә, кайта да эшкә чыгып йөгерә. Машиналар юды ул. Кичке унга кадәр, ял көннәрендә дә шунда булды. Аннан егет кешенең кич тә чыгасы килә. Фаҗига булган көнне дә озак тормыйм, кайтам, дип чыгып китте.

Бу вакытта әтисе Роберт Казанда шифаханәдә була. Аңа авыл җирлеге башлыгы хәбәр итә. “Улым исәнме?” – Робертның беренче соравы шул була. “Кая инде, Роберт”, – дигән җавап ишеткәч, болай да йөрәк авыруы белән җәфаланган, күп дәвалар алган атаның шул уч төбе кадәр генә йөрәге ничек түзгәндер, ул бөтенесен ташлый да, юлга чыга.

Роберт белән бик озак сөйләшеп утырдык. Аның сагыш, хәсрәт белән тулы, менә-менә яшь ургылып чыгардай булган моңсу күзләре күңелләрне айкап чыгарды.

– Кайчак юлда барганда кырыйга чыгып туктыйм да, рульгә башымны салып кычкырып елыйм. Шуннан җиңелрәк булып киткәндәй тоела, – диде ул. – Фидания дә тешен кысып түзә. Өйдә Дамир турында бик сөйләшмәскә, бер-беребезгә авырлык китермәскә тырышабыз. Болай да авыр икәне билгеле бит. Бездән дә бигрәк минем әнигә авыр. Аның янында күбрәк булды ул. Якты Көндә әни янында үсте.

– Йөрәгемне пычаксыз телгәләделәр, – диде Дамирның дәү әнисе Рәсимә апа һәм шуның белән күңелендәгесенең барысын да аңлатты.

Малай кечкенәдән дәү әнисе янында була. Үсә төшкәч тә аягы гел шунда тарта. Балачактан техника белән кызыксына. Роберт үзе дә Әтнә техникумын тәмамлап, озак еллар “Агрохимия” ширкәтендә эшли. Инженер. Дамир да 13-14 яшьтән техника тирәсендә чуала. Үзләренең пай җирләре бар. Шуңа комбайнга да, тракторга да утырырга туры килә малайга. Кешеләрнең бакчаларын да сукаларга алына. Өлкәннәр белән аралашырга ярата. Дуслары да үзеннән бер-ике яшькә олырак була аның. Әтисе кебек Әтнә техникумына укырга керә. Өченче курста була. Узган ел ноябрь аенда машина йөртү хокукы биргән таныклык ала. Шул көннән башлап бер дә машинадан төшми.

– “Приора” иде аның. Иртән иптәшләрен алып китә, кич шуларны алып кайта. Аннан эшенә чыгып чаба. Иренүне белмәде. Эшкә таза малай булды. Тәртипсезләнеп йөрмәде, эчмәде. Йөргән кызы да юк иде. Әти кебек армиядән кайткач 27 яшемдә өйләнәм, дия иде. Дүртенче курстан соң армиягә барам дип йөрде, – диде Роберт. – Фаҗига булган көнне дә укудан соң эштә иде. Унга кадәр эшли. Бу көнне барасы җирем бар, дип тугызда сорап киткән. Соңыннан телефонында дус малайлары белән язышкан хәбәрләрен укыдым. Аны Коркачыкта дуслары көткән. Кәче егетен дә алып китәсе булган. Зират янында очрашырга сүз куешканнар. Көткән, көткән, теге егет килмәгән, аны алырга авылга төшеп киткән. Коркачыктагыларга озакламый килеп җитәбез, дип язган. Күренмәгән. “Без кайтып китәбез инде, туңдык”, – дигәннәр. Бу вакытта инде Дамир... Ничек бу хәл килеп чыккан? Әле дә тикшерәләр, ачыклап бетерә алмыйлар. Мин фаразлаганча, Казаннан кайткан электричка узып китеп туктагач, Дамир тимер юлны аркылып чыгарга булган. Арча ягыннан кызу тизлек белән килгән пассажир поездын күрмәгән. 16 декабрьдә генә 19 яшен тутырган иде...

– Узган елның ноябрь башында машина йөртү хокукы биргән таныклыкны кулын кысып үзем тапшырдым. Исән-сау йөрергә язсын, – дигән идем дә... Менә ничек килеп чыкты, – диде Робертның дусты, ул чакта ЮХИДИ бүлекчәсендә эшләгән Рәдис Гарифуллин. – Мин аны өч яшеннән беләм. Шулкадәр акыллы, тәртипле егет иде.

Ә беркөнне ул Якты Көндә яшәүче дәү әбисе күршесендә яшәүче Ләйсәннең төшенә кергән.

– Әти Якты Көндәге коены ясарга булышсын инде. Коега минем исемне бирсен. Дамир коесы суы, дип эчсеннәр, дигән. “Әти-әни гафу итсен мине. Аларны газапка салдым”, – дип башын җиргә бәрә-бәрә әйткән. Хәсрәттән җанын кая куярга белми йөргән Робертка шул җитә калды, – ди Фидания ханым.

– Авылда дүрт кое бар иде. Шуларның өчесен күмеп куйдылар, берсе җимерек хәлдә калды. Үзара салым акчасына шуны төзекләндерергә теләде авыл халкы. Тик ул әле кайчан килә? Аңарчы эшли башларга кирәк, дигән фикерне белдердем. Дамирга да бу хакта әйттем. Узган елның көзендә булды ул. Тик февральгә кадәр эшләргә кеше таба алмадым. Аннары бу хәл... Башны тәмам томалаган хәсрәт... Күрше хатыны күргән төштән соң күзем ачылгандай булды. “Бу эшләр беткәч, аларның да, безнең була инде, төшләренә керермен әле”, – дигән. Нәрсәне күз алдында тоткан ул? Һәлакәтнең әле дә ачыкланып бетмәвенме, коенымы? Анысын белмим. Әмма шунда ук егетләргә әйттем дә, бергәләп коены төзекләндерергә тотындык. Авыл халкы да, читтә яшәгәннәре дә акчалата ярдәм итте. Авыл яшьләре дә, эшмәкәрләр дә булышты. Шулай уртак көч белән коены төзекләндереп чыктык. Аллаһы Тәгалә бер авырлыгын салса, икенче җиңеллеген бирде. Ул көннәрдә хәтта авыруым турында да онытып, очып йөргәндәй булдым, – диде Роберт.

Моннан тыш, Роберт Юнысов зиратка капка да эшләтә. Дөрес, ничек синең өстән генә булырга тиеш әле, дип бер өлеш акчасын зират акчасыннан кайтаралар. Хәзер авылдагы төп бөяне язын су алып китми торган итеп ясау турында хыяллана. Ә коега авыл халкы ризалыгы белән “Дамир” исемен бирәләр. “Бөтен кеше минем коемның суын эчсен”, – дигән бит Дамир төштә.

Коены ачканда Коръән генә укытырмын, дигән була Роберт. Әмма улы үзе киң, ачык күңелле кеше булды, кешегә дә күңеллелек ясыйк әле, дип бәйрәм оештырырга карар кыла. Халык та бик күп килгән иде. Арчаның “Шәрык” мәчетеннән Равис хәзрәт Сафин Коръән укып, бар халык дога кылды. Бәйрәм шулай башланып китте. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев коены төзекләндерүдә катнашкан бар кешегә рәхмәтен белдерде. “Сокланам мин Якты Көн авылы халкына, аларның бердәмлегенә, булганлыгына. Андый авыллар бик сирәк”, – диде ул. Өлкәннәр, яшьләр, балалар изге коега суга бару күренешен күрсәттеләр. Роберт Юнысов чакыруы буенча килгән Гөлүсә Ахунова, Расих Галимҗанов, Шәүкәт Вәлишин, Казаннан яшь артистлар чыгыш ясады. Балалар өчен уеннар оештырылды. “Авыл клубы җитәкчесе Лилия Мөхәммәтгалиевага рәхмәтем чиксез зур. Аңа кагылышлы эш булмаса да, һәр яктан ярдәм итте. Авыл халкы алдында да рәхмәтемне әйтеп башымны иям”, – диде Роберт.

Кем белә, бәлки, 11 май көне авыл бәйрәме буларак тарихка кереп калыр да, ел да шушы кое янында бәйрәм оештырылыр. Дамирны искә алырлар. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр ак болытлар арасыннан башын тыгып карап торган кебек тоелды ул бу көнне дә. Урының оҗмахта булсын, Дамир.

– Бер секундка да йөрәктән китми шул, – диде Роберт елап җибәрмәс өчен башын аска иеп. – Үзеңнеке һәрчак үзәктә. Вакытсыз киткәненә йөрәк әрни, бәгырь өзелә.

13 май көнне ул социаль челтәргә язма куйган: “12 тулып 1 минутта иң кадерле, матур котлау, әти, иң беренче туган көнең белән котлыйм әле, дигән улымның котлавы булмагач, шуның хәтле күңелсез”. Эх... 

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/19-iasen-gena-tutyrgan-egetnen-halak-buluy-boten-xalykny-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение