События

Арча мөхтәсибәте җыелма командасы – беренче 27.05.2025

Арча мөхтәсибәте җыелма командасы – беренче

Районыбызда беренче мәртәбә мөселманнар арасында “Арча” кубогына хоккей буенча республика турниры узды.

Ярышның төп максаты – туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Арча район мөхтәсибәте район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Спортта да, мәдәнияттә дә ул алдынгы сафларда. Үзе дә спортның төрле төрләре буенча район гына түгел, зона, республика  ярышлары да оештыра, республиканың төрле районнарыннан спортчыларны туплый. Мөселманнар арасында чаңгы ярышлары, волейбол, мини футбол турнирлары оештыру матур традициягә кереп китте.

Мөселманнар арасында хоккей буенча ярышлар быел беренче тапкыр үткәрелде. Республика турниры булды ул, әмма ”Арча” кубогына. Бу безнең Арча данын еракларга җибәрү өчен дә уңай. Шулай ук хоккейчыларны барларга бик тә кулай чара.

Ул көнне районыбызга Әлмәттән “Ансар”, Теләчедән “Теләче”, Кукмарадан “Мечта”, Казаннан “Казан нуры”, Түбән Камадан “Ихлас” командалары килде. Һәм безнең Арчадан “Арча” командасы көч сынашты. Ярышларның тантаналы өлешендә район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин катнашты. Ул хоккейчыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде.

Уеннар киеренке барды. Чөнки Арчага ул көнне иң көчле командалар гына килгән иде. Барысының да җиңәсе килде. Әмма җиңү көчлеләр арасында да иң көчлеләргә елмайды.

Беренче урынны безнекеләр читкә җибәрмәде. Пьедесталның иң югары баскычына Арча мөхтәсибәте җыелма командасы күтәрелде. Икенче урында Казаннан “Казан Нуры”, өченче урында “Теләче” командасы.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бу ярышлар да киләчәктә традициягә әверелер, дип өметләнәбез

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-moxtasibate-yelma-komandasy-berence


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение