События

Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды 28.05.2025

Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды

Армиядә чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Шактый күп килделәр. Җиңү паркы күрешү-сөйләшү, көлешүләрдән, яшь чакларны искә төшерүләрдән шау-гөр килеп торды.  Паркта чик сакчылары хөрмәтенә мемориал эшләнгән. Мемориалны ачу тантанасына Биектаудан ретро автомобильләр колоннасы да килеп җитте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов катнашты. Ул чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләрне бәйрәм белән котлады, Ватан алдында торган изге бурычларын намус белән үтәгән өчен рәхмәт әйтте, яшь буынны тәрбияләүгә чакырды, исәнлек-саулык теләде. Казаннан "Чик сакчылары берлеге" иҗтимагый оешма рәисе Альберт Сөләйманов кайтты. Ул актив ир-егетләрне котлап үтте.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-cik-sakcylary-kone-bilgelap-utelde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение