![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Казаннан каләмдәшебез, якташыбыз Риман Гыйлемхан очрашуга кайтты
Риман әфәнденең яңа китабы чыкты. "Хәзергә шулар" дип атала ул. Яңа китапны тәкьдир итү кичәсе булды. Риман әфәнде белән бергә иҗатташ иптәшләре якташыбыз Вакыйф Нуриев, Зиннур Мансуров кайтты. Истә калырлык очрашу булды. Очрашуны үзәк китапханә хезмәткәре Дилә Абдуллина алып барды. Китапханә кызлары китаптан кыйбрәтле, кызыклы мәкаләләр укыды. Яраткан җырчыларыбыз Расих Галимҗанов, Халидә Вафина, Факия Шәрәфетдинова бик матур итеп җырладылар. Риман әфәнде түзмәде, кушылып җырлады да..Әтисе Солтан Гыйлемханов гомере буе шигырьләр яза баштан балалар йорты директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Без – Тукай нәселе, ди Риман әфәнде. Әниенең әтисе Габдрахман мулла белән Габдулла Тукай туганнан туган булганнар. Бабаеның әнисе Бибифайзә белән Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф – бертуганнар. Мөхәммәтгалим балалары. «Тукайның туганнары без», – дип, әнисе әйтеп үстергән.Румия Саттарова